Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
21.04.2015

Әлмәт – Севастополь маршруты буенча велосипедта баручы кызлар Волгоградка барып җитте

Әлмәт – Севастополь маршруты буенча велосипедта баручы кызлар Волгоградка барып җитте. Велосипедта әлеге чараны оештыручы Әлмәт кызы Наталья Батаева Бөгелмәдән Мария Каковенкованы ияртеп, юлны алар бергәләп дәвам итте.

Кызлар Самара, Саратов, Энгельс шәһәрләрен узып, 15 апрельдә герой-шәһәр Волгоградка барып җитте. Хәзер алар Ставрополь, Краснодар, Новороссийск, Керчь, Феодосия, Ялта аша Севастопольга юл алды. Юлда кызлар 5 майга кадәр булачак, Севастопольдан кире туган җиргә самолет белән әйләнеп кайтачаклар – билетларга заказ бирелгән инде.

Волгоградта Наталья белән Мария мемориалга чәчәкләр салды, ветераннар белән очрашты. Хәзер дәвам ителгән юлда «Юность опаленная войной» программасы да төшерелеп барылачак.

Кызлар белдергәнчә, юлда иң авыры җил белән “көрәшү” булган. Тигез юлда да 8 км/сәг. белән барган чаклары аз булмаган, дип яза “Әлмәт таңнары” газетасы.

"Татар-информ" алдан хәбәр иткәнчә, кызлар Бөек Ватан сугышы хакындагы истәлекне яңарту максатыннан, илебез юллары буйлап велосипедта уза.1 апрельдә старт алган “Сугыш көйдергән яшьлек” патриотик веломарафоны Әлмәттән башланып, Евпатория һ.б. төбәкләр аша Севастопольга кадәр җитәчәк. Веломарафонны оештыручы һәм анда катнашучы Наталья Батаева сүзләренә караганда, алар марафонга узган елның җәеннән үк әзерләнә башлаганнар. Кызганыч ки, аларга кушылырга теләк белдерүчеләр генә аз булган, чөнки кызларга 3 мең км юл үтәргә туры киләчәк. Велосипедчылар юлда 45 көн булачак. Уникаль сәяхәт 5 майда төгәлләнә. Герой-шәһәр Севастопольда Татарстан спортчыларын тантаналы төстә каршы алу күзаллана.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20