Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
26.05.2015

Әлмәт театры “Әкият арбасы” белән сәяхәткә чыга

 Бүген Әлмәт Татар дәүләт драма театры “Әкият арбасы” белән сәяхәткә чыга. Әдәбият елында багышланган бу проект 3-13 яшьлек яшь тамашачылар өчен гамәлгә ашырыла.

Театрның әкиятләр төягән арбасы мәктәпләр, балалар бакчалары ишегаллары, балалар өчен җәйге лагерьлар аша узачак. Тамашачыларга барлыгы биш әкият тәкъдим ителә. Г. Тукайның “Су анасы” һәм Г.Кәшипованың “Балбабай”ны татар телендә, А. Пушкинның “Алтын балык”, “Поп һәм аның ялчысы Балда” турындагы әкиятләре рус телендә уйналачак, Г.Тукайның “Шүрәле”се исә − инглиз телендә.

Һәр әкият 40 минут дәвам итә, диелә театрның матбугат хезмәте хәбәрендә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20