Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
01.12.2015

Әлмәт театры Мордовия башкаласы Саранскида чыгыш ясый

Бүген, 1 декабрь көнне, Әлмәт Татар дәүләт драма театры Мордовия башкаласы Саранскида чыгыш ясый.

Әлмәтлеләрнең гастрольләре 27 ноябрьдә Пенза өлкәсенә башланып киткән иде. Гастроль маршруты өлкәнең Индирка, Югары Әләзән, Бистан (Бестянка) авылларыннан узды. Республикадан читтә яшәүче татарларга Әлмәт труппасы өч спектакль — балалар өчен Ренат Фәтхиевнең “Елның дүрт фасылы“ (“Времена года”) әкиятен, өлкән тамашачыларга Туфан Миңнуллинның “Диләфрүзгә дүрт кияү” һәм “Кызык кино” (“Интересное кино”) ретро-концертын тәкъдим итте, диелә театрның матбугат хезмәте хәбәрендә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20