Әлмәт театрында премьера – татар авылының Монтекки һәм Капулеттие

Әлмәт татар дәүләт драма театры «Яңа татар пьесасы» драматургия бәйгесендә 2016 елда катнашкан беренче пьесаны — татар авылында яшәп яткан заманча «Монтекки һәм Капулетти» турында комедия чыгарды. 20 һәм 21 октябрьдә театр Зөлфәт Хәким әсәре буенча Г. Камал театры артисты, режиссер Илдар Хәйруллин куйган «Тыкрыкта булды бу хәл» комедиясен күрсәтә, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте. Бу — Әлмәт театрының 73 нче сезондагы икенче премьераcы. Беренчесе — Мольер буенча куелган «Әҗәлгә дәва юк диләр» комедиясе белән театр яңа сезонын ачкан иде.
Шунысы да игътибарга лаек: Зөлфәт Хәкимнең «Тыкрыкта булды бу хәл» пьесасы «Яңа татар пьесасы» бәйгесе җиңүчеләре исемлегендә юк.
«Тыкрыкта булды бу хәл» — мавыктыргыч сюжетка корылган заманча кәмит. Балалары буй җиткән ут күршеләрне тыкрык кына түгел, 16 яшьләрендә туган үпкә хисе дә аерып тора. Әмма гаиләләрнең берсендә үскән егет белән икенчесендә үскән кыз арасында мәхәббәт хисе кабына. Үсмер чак кинәсе шулкадәр көчле булып чыга ки — өлкәннәр гашыйк яшьләрнең бәхетенә киртә булмакчы. Ике гаилә дошманлыгына корылган сюжет Шекспир драмасындагы кебек дәвам итми. Бу очракта кыз белән егетнең хәйләсе аталарның еллар аерып торган арасын бик тиз якынайта — яшьләр Африкадан килеп Казанда укучы дусларын ияртеп кайталар да, шулар белән никахлашабыз, диләр…
Рольләрдә - Татарстанның халык артисты Сәкинә Минханова, Эдуард Латыйпов, Рифат Әхмәдиев, Рүзилә Шәймөхәммәтова, Илсур Хәертдинов, Римма Гайсина, Илшат Агиев, Энҗе Сәйфетдинова.
Ахыргы хәбәрләр
- “Манзара”: Резидә Шәрәфиева “Болгар Радиосы” концертына нинди җыр әзерли?
- Казанда "Әлфия Авзалова" китабын тәкъдим ителә
- Журналист Венера Ихсанова җирләнде
- “Адәм белән Һава”: “Казан егетләре”ндә кунакта
- “Сәхнәдәш” бу атнада Илсаф белән әңгәмә уздыра
- “Ком сәгате”: танылган журналист Риман Гыйлемханов
- Рамилә Әхмәтзакир кызы Сәхабетдинова – Юбилеегыз котлы булсын!
- "Манзара": “Болгар Радиосы” алып баручылары Фаил Гыймадов һәм Наиля Гибадуллина
- Театр яктылыкка, нурга илтә! – “Манзара” тапшыруында Тинчурин театры актрисасы Гөлназ Нәүмәтова
- Казанда беренче тапкыр “Big Love Show” чарасы узды