Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
08.06.2017

Әлмәт төрмәсенә сәер вафли кертмәкче булганнар

Әлмәттәге 8 нче төзәтү колониясендә гадәттән тыш хәл теркәлде, төрмәгә сәер вафли кертмәкче булганнар, дип яза җирле басма.

Оператив мәгълүмат алган хезмәткәрләр полиция белән берлектә хөкем ителүчеләргә тапшырылырга тиешле ризыкларны тикшерәләр. Әлмәт районында яшәүче берәү тарафыннан хөкем ителүчеләрнең берсенә билгеләнгән посылка эчендә вафляларга ак төстәге матдәле 13 төргәк салынган булып чыга. Экспертиза анда ике граммга якын психотроп наркотик матдә икәнлеген күрсәтә. Наркотикларны алалар. Әлеге факт буенча тикшерү бара.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера