Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
17.09.2015

Әлмәт укучылары 1 нчене тәмамлаганда 25 проценты күзлек кия

 Мәктәпкә укырга кергәндә күз күреме белән проблемалар булган укучылар 10 процентны тәшкил итсә, инде 1 нче сыйныфны тәмамлаганда аларның 25 проценттан артыгы күзлек кия башлый, дип белдерә “Әлмәт таңнары” газетасы.

Бу саннар шушы көннәрдә Әлмәт балалар хастаханәсендәге сәламәтлек үзәгендә булып узган очрашуда китерелде. 2-3 нче сыйныф укучылары өчен биредә шундый тематик чара оештырганнар иде. Күз табиблары укучыларга күзләрне саклау өчен ниләр ашарга кирәклеге, ничә сәгать компьютер каршында утырырга яраганлыгы турында кызыклы чыгышлар әзерләде. Табиб-офтальмолог Татьяна Зверева исә укучыларга сөтле ризыклар, җиләк-җимеш ашарга киңәш итә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20