Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
27.06.2017

Әлмәтле Кырымга велосипедта юл тотты

Әлмәттән 28 яшьлек Радель Бакиров Яшьләр үзәге яныннан кузгалып, Тольяттига юл тоткан, дип яза җирел басма.

Нияте — Кырымга кадәр барып җитү. 23 көн эчендә ул ике тәгәрмәч өстендә 2350 км юл үтәргә исәпли. Якынча 17−18 июльләргә анда барып җитәргә тиеш. Радель сәяхәткә бик җентекле әзерләнгән. Берничә зур шәһәрдә тукталыш ясап алырга уе. Нигә Кырымны сайладың, дигән сорауга ул: «Кырым күптән түгел безнеке булды. Минем анда бер тапкыр да булганым юк, бик матур диләр. Өстәвенә анда шифаханәгә юллама да юнәтә алдым», дип җавап биргән. Радель велосәяхәте барышын социаль челтәрдә яктыртып барырга вәгъдә иткән.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера