Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
20.07.2017

Әлмәтлеләрне пантомимага өйрәтәчәкләр

19-27 июльдә Әлмәттә "Странствующие куклы господина Пэжо" театры белән “Татнефть” компаниясенең “Урам театрлары» уртак проекты нигезендә пантомима буенча мастер-класслар узачак, - дип яза "Әлмәт таңнары" газетасы.

Булачак урам артистлары актерлык осталыгы серләренә өйрәнүдән тыш, стена, аркан, баскыч, шар белән манипуляция, урында атлау элементларын да үзләштерәчәк. Курсларны театр һәм кино актеры, шоумен, мим, пантомима укытучысы Кирилл Косов алып барачак.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!