Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
11.05.2017

Әлмәтнең күренекле скрипкачысы 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Фәрит ага Бахметовны Әлмәт музыка сәнгате белән кызыксынучылар күптән белә - калабызның күренекле скрипкачысы, «Әлмәт» милли-мәдәни үзәге оркестры трубачы, музыка уен коралларын көйләүче, әлбәттә инде, даһи педагог. Бу көннәрдә ул үзенең 70 нче язын каршылый, дип яза район газетасы.

Фәрит ага белән танышу ике ел элек башланды. Бик кечкенә чагыннан ук скрипкада уйнарга өйрәнәсем килә дип йөргән кызым белән 3 нче музыка мәктәбенә килеп кердек. Беренче күрүгә үк әкияттәге тылсымчы бабайга ошаттым мин аны. Дөрестән дә, 8 яшьлек балама тылсым өрде диярсең -ноталарга баскавы булды, олуг укытучы артыннан кабатлап көй чыгара да башлады. Шулай итеп без музыка мәктәбе укучылары булып киттек. Без дим, чөнки нәкъ менә Фәрит ага дәресләренә икәүләп йөрергә тиеш булдык. Болай эшләгәндә сабакларны бала да җиңелрәк үзләштерә, өйдә дә һәрдаим шөгыльләнергә тиеш булган вакытта ярдәм итәрдәй кеше бар. Шулай итеп музыка дигән сихри дөньяның ишекләрен балам белән икебезгә берьюлы ачты ул.

Фәрит Шәфыйковичны күбрәк белгән саен, аңа карата соклануым һәм хөрмәтем арта гына барды. Сүз арасында әти-әнисенең гаиләләре Самара һәм Ульян якларыннан булып та, гарасатлы 30 нчы елларда Урта Азиягә чыгып киткән үз татарларыбыз булуын, Ерак Көнчыгышта хезмәт итүен, бүген исә тормыш иптәше, ике кызы һәм бер улының гаиләләре белән Әлмәттә яшәүләрен белә идем. Үзе турында язырга рөхсәт алгач укытучыбызның үткән тормыш юлын мавыктыргаы роман укыган кебек яңадан ачарга туры килде.

«Әти-әнием бу яклардан булсалар да, үземне Бохара кешесе дип саныйм. Шунда тудым, шунда үстем, шул шәһәрдә гаиләле булдым, гомеремнең иң матур мизгелләре узды. Үзе дә авылда яшәгән чорда яшьләр җыены оештырган әтием (ул гомер буе хисапчы булып эшләде, әнием исә биолог иде) 6 яшемдә музыка мәктәбенә алып килде. Скрипканы сайлавым да атамасы ошаганга булды дип хәтерлим. Ә дәресләр белән ныклап кызыксыну булдырганы өчен беренче укытучыма рәхмәтле — фантиклар җыюымны белгәч, миңа күпләп конфет кәгазьләре һәм бер кило шоколад конфетлар алып килеп бирде ул! Баянда уйнарга өйрәнгән сеңелемә ияреп баянны да үзләштердем. Бу якта бергәләп бәрәңге җыярга йөрсәләр, без мамык басуына чыга идек. Шунда яшьләрне баянда уйнап танго биеттем, вальс әйләндердем. Аннары училище. Беренче көннән үк оркестрга язылдым, 5 ел буе трубада да уйнадым. Шулай итеп үз теләгем белән музыка дөньясында төрле яклап үсә башладым. Әлбәттә, киләчәгем консерватория икәнен белдем мин. Альтта уйнадым. Икенче курстан инде консерватория каршындагы опера студиясенең симфоник оркестрында уйный башладым. Ике ел хезмәт хакы түләнә торган, һөнәри юнәлештә башкарылган җитди эш иде. Шулвакыт музыка дигән чирне гомерлеккә йоктырдым да инде! Классик опера, симфония уйнадык. Ике елдан соң безне дәүләт радиосына Узбәкстан композиторлары әсәрләрен яздыруга чакырдылар. Күз алдыгызга гына китерегез -аена 90 сумлык хезмәт хакы алган вакытта, яздырылган һәр минутка 120 сум акча түлиләр! Дәүләт филармониясе оркестрында биш көн дәвамында башкарылган эш барышында мине өлкән дирижер күреп алды, 4 курста мин инде Үзбәкстан дәүләт филармониясе оркестрында уйный идем. Өстәвендә Садриддин Айни исемендәге Үзбәк дәүләт драма театры оркестры белән дә хезмәттәшлек иттем. Бу союз Әлмәткә күчеп кайтканчы дәвам итте.

Консерватория тәмамлагач та мине Бохарадагы музыкаль училище директоры да, дәүләт филармониясе оркестры җитәкчесе дә үзенеке итәргә теләде. Министрлыкта чыгарылган карар туган шәһәрем файдасына булды. Анда эшли башлаганчы ук армия хезмәтенә алып өлгерделәр. Анда хезмәтем иҗат белән бәйле булды — рәсемнәр дә ясадык, концертлар да куйдык. Шуннан соң бик рәхәтләнеп укытучылык хезмәтенә җигелдем, шулай да скрипкамны сагындым. Өйләнеп өлгергән булсам да, икенче тапкыр Дүшәмбе сәнгать институтына укырга кердем. Читтән торып укучыларны өнәмәсә дә, тырышлыгым белән уку йортындагы иң мәртәбәле укытучы — Сания Фәтхелгаяновна Гыйззәтуллина — Мәскәтү консерваториясендә Давид Ойстрахның укучысына эләгүемә ирештем. Минем иң зур хыялым — күренекле композиторларның барлык концертларын уйнау иде. Бетховен концертыннан башка, бөтенесе дә тормышка ашты. Ә инде илдә болганулар башлангач, язмыш безне гаиләбез белән Әлмәткә алып килде", дип тормышын һәм иҗат юлын бәян итте юбиляр.

Фәрит Бахметов Әлмәткә күчеп кайтканда аның җилкәсендә 23 ел педагогик эшчәнлек була инде. Аны 1 музыка мәктәбенә билгелиләр. Калабызда 3 музыка мәктәбе ачылгач та шунда күчерәләр. Безнең бәхеттән булды диләр аның турында хезмәттәшләре.

— Аның кебек тырыш, булдыклы, кешене, баларны күреп, талантларын үстерә белгән шәхес белән горурланабыз, — диләр аның турында хезмәттәшләре.

Үзе белем биргән 3 нче музыка мәктәбендә аның өчен юбилей кичәсе дә узды. Педагогны бәйрәме белән хезмәттәшләре, укучылары, әти-әниләр котлады. Бәйрәмдә Фәрит аганың гаиләсе дә бар иде. Махсус аның өчен кызлары да музыкаль бүләк әзерләгән булып чыкты. Без сүз белән әйткәндә, юбилей кичәсе маэстроның үзе сыман ихлас та, җылы да килеп чыкты.

— Туган ягымда 23, биредә дә шулчаклы хезмәт куйдым инде. Җибәрмибез сезне диләр! Музыка минем дөньям булды, бар һәм булачак та. Ә балалар белән эшчәнлегем — тормышымның асылыдыр, — ди маэстро.

(Татар-информ)



www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!