Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
18.10.2016

Әлмәтнең перинаталь үзәгендә ир белән бергәләп бала табарга теләүчеләр саны арткан

 Әлмәт шәһәренең балалар хастаханәсе составындагы перинаталь үзәктә ир белән бергә бала табу популярлашкан. Узган ел белән чагыштырганда, бала туганда әтисе янда булуын теләгән хатын-кызлар саны арткан. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә сәламәтлек саклау учреждениесенең баш акушеркасы Гөлинә Шатобалова хәбәр итте.

“Ир белән бергәләп бала табу бик популярлашты. Минемчә, бу очракта һәр гаилә канәгать каладыр. Хатын-кызга авыр мизгелләрнең барысын да ир-ат үз күзләре белән күрә, тоя дигән сүз. Бала туудан шатлык хисе күңелләренә тирән үтеп керә”, - дип белдерде Гөлинә Шатобалова. Кайбер ир-атларда нәфрәт уяна дигәннән, акушерка иң деликат мизгелдә ирнең коридорга чыгып торуы соралганын әйтте. “Аннан ир-атны чакырып кертәбез дә, теләге булганнарга кулларына кайчы тоттырып, кендек бавын кистерәбез”, - дип сөйләде ул.

Гөлинә Шатобалова әйтүенчә, ир-атлар нигездә бу процессны нормаль кичерә, шулай да бер тапкыр аңын югалтып егылучы гына булган. “Бергәләп бала табуга, нигездә, урта яшьтәгеләр, ягъни 30 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр бара. Кагыйдә буларак, бу икенче, өченче баласын табучылар”, - диде акушерка. Гөлинә Шатобалова әйтүенчә, аларда аена якынча 5-6 пар бала табу мизгелләрен бергәләп кичерергә теләк белдерә.

 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20