Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
29.06.2017

Әлмәтнең үзәк мәчетендә сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен мәҗлес узды

Рамазан гаетенең өченче бәйрәм көнендә Әлмәтнең үзәк мәчетендә сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен мәҗлес узды, дип яза җирле басма.

Рамазан ае тәмамлану алдыннан җыелган фитыр садакаларын шулай мохтаҗларга өләшү йоласы шәһәр һәм районыбызда күптән яшәп килә. Быел да башка еллардагы кебек бу күркәм гадәт җиренә җиткереп үтәлде. чарада шәһәр һәм район имамнары да катнашты. Һәрвакыттагыча саллы өлешне Наил Маганов җитәкчелегендәге «Татнефть» ААҖ керткән булып чыкты — мәҗлескә әзерләнгән сый-нигъмәтләрне нефтьчеләребез әзерләде. Шулай ук изгелек кылудан районыбызда күркәм эшләре белән даны таралган таҗик диаспорасы да читтән калмады — бәйрәм табынына кайнар ашларны нәкъ менә әлеге диаспора вәкилләренең өлеше булды.

Чарада катнашучыларны Әлмәт шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәҗанов сәламләде. Садака ияләренә бәйрәм вәгазен шулай ук табынның кунагы — Татарстан республикасы Диния нәзарәте аксакаллар советы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов, Әлмәт мөхтәсибәте каршындагы аксакаллар советы рәиса Наил Мирсәетов җиткерде.

Мәҗлес Коръән укудан башланып китте. Тәмле-татлы ризыклардан авыз иткән вакытта чараны оештыручылар шулай ук викторина да уздырырга өлгерде.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Луиза Заирова. Интервью на татарском Нижнекамский театр гастроли в Казани (театр Галиаскара Камала) Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС 60 лет успеха