Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
07.09.2015

Әлмәттә 260 урынлы "Дружба" балалар бакчасы ачылды

Әлмәттә 260 урынлы "Дружба" балалар бакчасы ачылды Әлмәтнең "Дружба" микрорайонында 260 урынлы 4нче "Дружба" балалар бакчасы ачылды.

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен тантаналы ачуда ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов,  Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин, "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маганов һәм башкалар катнашты, дип  хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов микрорайонда яшәүчеләрне балалар бакчасы ачылу белән котлады һәм быел республикада 12 мең урынлы 75 мәктәпкә белем бирү учреждениесе төзеләчәген искәртте. Былтыр 56 балалар бакчасы ачылган булган.

"Әлмәт республиканың иң уңайлы шәһәрләренең берсе. Балалар - безнең киләчәгебез һәм без алар өчен бөтен шартларны да тудырабыз, - диде ул. - Бу безнең икътисад, беренче чиратта, нефть тармагы үсеше нәтиҗәсе, чөнки нефтьчеләр республика үсешенә җитди өлеш кертә".

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин балалар бакчасы ачылуны ата-аналар өчен күптән көтелгән вакыйга дип атады, шулай ук бүгенге көндә районда туучылар саны артуны билгеләп үтте.

«Дружба» балалар бакчасы мөдире Юлия Меркурьева Татарстан җитәкчелеге, Әлмәт районы һәм "Татнефть" компаниясе җитәкчеләренә заманча һәм уңайлы бина төзегән өчен рәхмәт белдерде. Балалар бакчасына 100 мең сумга сертификат та бүләк ителде.

Бүген Әлмәттә Рөстәм Миңнехановка шәһәрдә Almetyevsk International School халыкаоа мәктәбен төзү проектын да күрсәттеләр.          

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20