Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
20.09.2017

Әлмәттә “Игелек фестивале” узды

«Яхшылык эшләү кыен түгел. Иң мөһиме, аны башлап җибәрергә кирәк» — әнә шундый девиз астында шәһәрдә инде тугызынчы тапкыр «Игелек фестивале» булып узды, дип яза җирле басма.

Анда сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар, мәктәп укучылары һәм әти-әнисез калган ятим сабыйлар катнашты.

Балаларны куандыра һәм аларга яхшы кәеф бүләк итә торган бәйрәм бу юлы беренче тапкыр балалар йортында үтте. Алар гүзәл чәчәкләр һәм җиләк-җимешләр кулланып, иҗат итәргә өйрәнделәр. Моннан тыш, суда рәсемнәр ясадылар һәм мультфильм батырларының киемнәрен киеп, фотоларга төштеләр.

Бәйрәм ахырына якынлашкач, хәйриячеләр балалар йортында тәрбияләнүчеләргә китаплар, киемнәр һәм төрле-төрле уенчыклар бүләк итте.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!