Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
11.10.2017

Әлмәттә кедр үсентеләре тараталар

Әлмәттә 9−13 октябрьдә ел саен үткәрелә торган «Агачны бергәләп коткарыйк» акциясе уза, дип яза җирле басма.

Аның кысаларында теләге булган һәр кеше макулатура тапшырып, кедр, чыршы, имән, өрәңге үсентеләре ала ала икән. Бер үсенте алу өчен 3 кг макулатура тапшырырга кирәк. Шунысы да бар, макулатура тапшырудан җыелган акчалар балалар йортларына ярдәмгә юнәлтелә. Акция уза торган адрес: Әминов урамы 9 а йорты, «Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты».

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!