Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
28.04.2017

Әлмәттә «Киләчәк Татарстан көллияте»ндә Ачык ишекләр көне узды

Уку йортларында уздырыла торган Ачык ишекләр көненең укучыларга һөнәр сайлауда ярдәме зур. «Киләчәк Татарстан көллияте» дә кунаклар кабул итте, дип яза район газетасы.

Көллияттә Ачык ишекләр көне быел өченче тапкыр оештырылды. Мондагы шартлар, мөмкинлекләр белән танышырга килүчеләр саны елдан-ел арта бара. Бу юлы 100 дән артык өлкән сыйныф укучысы килде. Алар әти-әниләре белән уку классларын, лабораторияләрне карадылар. Әти-әниләрнең дә кызыксынуы юкка түгел. Һәркем баласының хезмәт базарында сорау зур булган һөнәр үзләштерүен һәм укуын тәмамлагач, эш эзләп интегеп йөрмәвен тели торгандыр.

Һөнәри көллият студентлары лабораториядәге җиһазларның ничек эшләвен күрсәтте, укучыларга электромонтаж, пнево һәм гидроавтомат стендларында, мехатрон станцияләрдә һәм эретеп ябыштыру тренажерларында тест биремнәрен үтәргә тәкъдим итте. Мавыктыргыч тоелган биремнәрдән баш тартучы булмады.

Көллият укытучыларын да һәркем кызыксынып тыңлады. Ачык ишекләр көненә килүчеләр лабораториядәге дәресләрнең, чынлап та, башкалардан аерылып торуын үз күзләре белән күрде. Студентларның заманча җиһазларда, мисал өчен, ЧПУлы станокларда токарь һәм фрезер эшләре, электромонтаж, мехатроника, САD/CAM, эретеп ябыштыру, мәгълүмат технологияләре, гидроавтоматика һәм пневмоавтоматика юнәлешләре буенча кыска вакыт эчендә практик күнекмәләр алу мөмкинлегенә ия булуы да бәян ителде. Мәгълүм булганча, «Киләчәк Татарстан көллияте» проектындагы белгечлекләргә өйрәнү дә үзгә, ул дуаль системасы буенча алып барыла, ягъни уку вакытының 40 проценты гына теориягә, калган 60 проценты практикага бирелә. Бу система әти-әниләрнең дә, укучыларның да күңеленә хуш килде.

Ачык ишекләр көнендә катнашучыларга да биредә барысы да ошады.

Укучыларга алган тәэсирләре белән дә уртаклашты. 40 тан артык укучы факультатив дәресләргә йөрергә, аннан «Киләчәк Татарстан көллияте» студенты булырга теләүләрен белдерде, диелә район хәбәрендә.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин