Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
01.04.2015

Әлмәттә өлкәннәр өчен мәктәп эшли башлаган

Әлмәтнең “Ветеран” социаль-тернәкләндерү үзәгендә өлкән яшьтәгеләр өчен хокук белемнәре мәктәбе эшли башлады.

Татарстанның “Россия пенсионерлары берлеге” иҗтимагый оешмасы тарафыннан 2015 елда “Хокукый җәмгыятькә биш адым” федераль проекты тормышка ашырыла башлау өлкән яшьтәгеләр өчен хокук белемнәре мәктәбе ачуга этәргеч бирде, дип аңлата “Әлмәт таңнары” басмасы.

Биредә 50дән артык кеше мәктәптә хокук белемнәре алырга теләк белдергән. Беренче дәреснең темасы «Васыять итү хокуклары һәм милек бәхәсләре» дип аталган. Аны Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең иҗтимагый ярдәмчесе Фәрхәт Сафин үткәргән.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20