Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
28.09.2017

Әлмәттә өлкәннәр көнендә бушлай ипи өләшәчәкләр

Өлкәннәр көне уңаеннан Әлмәттә «Бушлай ипи» акциясе оештырыла, дип яза җирле басма.

1 октябрь көнне 9.30 дан 11.30 сәгатькә кадәр шәһәрнең биш сәүдә ноктасында әлеге акция кысаларында чара уздырыла. Волонтерлар биредә пенсионерларга бушлай ипи һәм азык-төлек җыелмасы таратачаклар.

Кибетләрнең адресы: Девон урамы, 89; Төзүчеләр пр., 10А; М.Җәлил урамы, 47; Чернышевский урамы, 31; Нефтьчеләр урамы, 29.

Бүләк күләме чикле. Өлгерләргә ул кибетләргә керү урыннарында тәкъдим ителәчәк.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!