Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
02.06.2015

Әлмәттә Яфрак бәйрәме булды

Керәшеннәр Яфрак бәйрәмен билгеләп үтте. Троица халык күңелендә язны озатуны һәм җәйнең килеп җитүен гәүдәләндерә.

Элеккеге заманнарда бу көнне өйләрне каен ботаклары белән бизәгәннәр, идәннәргә яңа чабылган яшел үлән җәйгәннәр. Әлеге күркәм йола Илтән-Бута авылында әле дә яши. Дөрес, өйләрен яфрак белән бизәүчеләр хәзер юк, әмма бизәлгән каенны һәр капка төбендә көтеп алалар. Яулыклар белән бизәлгән каен тирәсендә әйлән-бәйлән оештырылып, халык кулга-кул тотынып, урам буйлап җырлый-җырлый авылдагы инеш буена юл тота. Бәйрәм азагында бизәлгән каенны һәркем эченнән үзенең иң зур теләген әйтеп, суга агыза, дип йоланы сурәтли “Әлмәт таңнары” басмасы.

"Татар-информ" хәбәр итүенчә


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20