Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
17.11.2017

Әлмәттә “Яшь профессионаллар” чемпионатының сайлап алу төбәк этабы узды

Әлмәттә JuniorSkills стандарты буенча «Яшь профессионаллар» чемпионатының сайлап алу төбәк этабы узды, дип яза җирле басма.

«Татарстан киләчәге көллияте"нә республиканың ун шәһәр һәм районыннан, шул исәптән Казан, Чаллы, Түбән Камадан 60 тан артык укучы һәм балалар иҗаты үзәкләренә йөрүчеләр җыелды. Әлмәтнең 3 мәктәбеннән дә 15 укучы бүген үзенең белемнәрен һәм осталыкларын сынады. Сайлап алу этабы «мехатроника», «электромонтаж», «инженерлык дизайны» компетенцияләре буенча. Бәйгедә катнашучыларга «Алнас» ААҖ башкарма директоры Сергей Шунин, «Римера» АҖнең үсешен оештыру һәм персонал буенча директоры Олеся Романова һәм башкалар уңышлар теләде.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!