Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
19.06.2017

Лондонда намаздан кайтучыларны машина бәрдергән

Бөекбритания башкаласы Лондон шәһәренең төньяк-көнчыгыш өлешендә халык өстенә автомобиль менү аркасында бер кешенең гомере өзелгән һәм унысының сәламәтлегенә зыян килгән. Һәлакәт аркасында җәрәхәт алучыларның сигезе хастаханәгә озатылган. Бу хакта җирле басмалар һәм ТАСС агынтлыгына сылтама белән «Российская газета» язып чыкты.

Әлеге хәл җирле мәчет янында булган. Бу вакытта халыкның төнге намаздан кайтышлары булган. Микроавтобус йөртүчесен үтеп баручылар тоткарлап, полиция кулына тапшырган. Әлеге хәлнең сәбәпләре ачыклана.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин