Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
27.09.2017

"Лукойл" башлыгы Вахит Аликбәров Казан университетында лекция укый

Бүген, 27 сентябрьдә, Казан (Идел буе) федераль университетында «Лукойл «ГАҖ президенты Вахит Аликбәров студентлар һәм укытучыларга лекция укыячак. Бу хакта югары уку йорты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Университетның фәнни эшчәнлек буенча проректоры Данис Нургалиев Вахит Аликбәровның нефть-газ өлкәсендә күренекле эшмәкәр булуын җиткергән. Эшмәкәрдән нефть-газ табу һәм эшкәртү өлкәсендә заманча трендлар турында сөйләвен көтәләр.

Моннан тыш, Нургалиев кунакның компанияне үстерү планнары белән бүлешәчәгенә һәм кызыксындырган сорауларга җавап бирүенә өметләнә.

Казан университетының «Лукойл «ГАҖга керүче «РИТЭК» компаниясе белән элемтәләре электән бар, ә Вахит Аликбәров визиты әле беренче һәм биредә, димәк, хезмәттәшлекне үстерү буенча тагын бер мөмкинлек туа.

Искәртеп үтик, бүген «Лукойл «ГАҖ президенты Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашырга тиеш. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте порталында хәбәр ителә.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Данил Гиниятов. Интервью на русском Нижнекамский театр гастроли в Казани (театр Галиаскара Камала) Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС 60 лет успеха