Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
20.10.2017

Магнитогорск һәм Казан кабаттан бозда көч алышалар

Якшәмбе кичендә «Яңа Гасыр» каналы чираттагы хоккей трансляциясен күрсәтә. Континенталь Хоккей Лигасының яңа уен көнендә Казанның «Ак Барс» хоккей клубы белән Магнитогорск шәһәренең «Металлург» командасы очраша.

Сезонны «Металлург» командасы уңышсыз башлап җибәрде. Турнир баскычының елдан-ел икенче өлешендә калып ияләнгән командалар өчен 19 у.е.ннан соң 32 очко белән «Көнчыгыш» конференциядә дүртенче урында бару бәлки уңыш буларак санала алыр иде, ләкин чемпионатның төп лидерларыннан берсе булган «Металлург» өчен генә түгел. Мондый уңышсыз стартны күпләр команданың лидерлары алышыну белән бәйли. Сакчылар һәм һөҗүмчеләр линиясендә быелгы сезоннан яңа исемнәр ешрак балкый башлады. Белгечләр Магнитогорск клубының чын йөзе сезон урталарына кайта башлар дип өметләнә, чөнки һәр команданың яңа составы оешу өчен берничә сезонга кадәр вакыт таләп ителүен һәр хоккей җитәкчесе бик яхшы аңлый.

Быелгы сезонда ике команда үзара бер уен уздырырга өлгерделәр дә инде. 26 нчы сентябрьдә Магнитогорск шәһәрендә узган очрашуда 2:1 исәбе белән казанлылар җиңү яулады. Бу уенда һәр команда бер-берсенең хатасыннан файдаланырга омтылып уйнады. Сакчыл уенның ялгышлыклардан файдалануга корылуын уенның исәбе дәлилли. Сезон барышында ахырга кадәр үз уенын табып бетерә алмаган «Металлург» командасына каршы «Ак Барс» нәтиҗәле уен күрсәтерме?

Сорауга җавапны якшәмбе, 22 нче октябрь, «Татарстан-Яңа Гасыр» һәм «ТНВ-Планета» телеканаллары аша «Ак Барс» һәм Металлург" командалары арасындагы хоккей уенын карап белергә була. Хоккей трансляциясе «Яңа Гасыр» каналында 17:00 сәгатьтә башлана. «Ак Барс» өчен «Яңа Гасыр» белән бергә җан атыгыз!


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин