Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
26.09.2017

Магнитогорск шәһәреннән турыдан-туры трансляция алып барыла

Сишәмбе кичендә «Яңа Гасыр» каналы Магнитогорск шәһәреннән турыдан-туры хоккей трансляциясе алып бара. Континенталь Хоккей Лигасының чираттагы уен көнендә җирле «Металлург» белән Казанның «Ак Барс» командалары очраша.

Ике команда бер-берсен бик күптәннән белә. Казанның «Ак Барс» клубы моннан җиде ел элек ике тапкыр Гагарин Кубогы иясе булды, шундый ук уңышка 2014 нче һәм 2016 нчы елгы плей-офф уеннарында «Металлург» командасы да иреште. Аңлашыла ки, Магнитогорск һәм Казан хоккей клублары КХЛ чемпионатының иң алдынгы командалары саналалар. Экспертлар һәр сезон башында аларны Гагарин Кубогы өчен дәгъва кылган баш фаворитлар исемлегенә кертеп карый. Чираттагы сезон да бу кагыйдәдән искәрмә түгел.

Төп көчләрен саклап, алар янына берсеннән-берсе көчле уенчылар өстәгән «Ак Барс» быелгы сезонда күп хоккей белгечләре өчен узган елгыдан күпкә көчлерәк санала. Шулай булмыйча соң, 16 ел Милли Хоккей Лигасында уйнап, Канаданың иң билгеле «Монреаль Канадиенс» хоккей клубында беренче сакчы вазыйфасын башкарган Андрей Марковны Казанга китерү генә дә ни тора! Әйе, аңа хәзерге вакытта 38 яшь һәм ел ахырында 39 тула, ләкин халыкның «ул әле егетләр кебек» әйтеме бу очракка аеруча туры килә. Чемпионатның дистә уеныннан соң барысы да аңлашылды - хоккей аксакалы Марков бары яхшырак кына уйный башлаган һәм быелгы сезонда ул «Ак Барс» хоккей клубының баш лидеры.

Магнитогорск клубы быел үзенең ике лидерын югалтты. Казан җанатарларының кумиры Данис Зариповның тарихы күпләргә билгеле булса, нәтиҗәле уены белән узган сезонда бар КХЛ чемпионатын шаккаттырган сакчы Крис Ли озакка хәбәрсез югалып торды. Мондый югалып торуның сәбәбен күпләр сакчыга 36 яшь тулу белән бәйләсә, кайберәүләр аның хәзерге уены Америкадагы иң көчле хоккей лигасына туры килерлек дип санады. Җавап үзен озак көттермәде: Милли Хоккей Лигасында уйнап карау теләген белдергән Крис җәй ахырында «Лос-Анджелес Кингз» хоккей клубы белән күзәтү контракты төзеп, ахырдан шунда төпләнеп үк калды. Мондый сакчы алдагы сезонда «Металлург» командасына җитмәячәге билгеле иде. Моның өстенә, алдынгы уенчыларның берсе саналган Войтек Вольскиның Кытайга юл алуын да исәпкә алсаң, команда өчен Сергей Мозякин һәм Ян Коварж янына яңа лидерлар өстәүнең мөһимлеге һәркемгә ачык аңлашылды, бигрәк тә Геннадий Величкин җитәкчелегендәге клуб менеджментына. Бу кимчелекләр «Ак Барс» белән уенда Магнитогорск командасына комачаулармы?

Сорауга җавапны сишәмбе, 26 нчы сентябрь, «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында Магнитогорск шәһәреннән «Ак Барс» һәм «Металлург» командалары арасындагы очрашуны карап белергә мөмкин. Кызыклы уен «Яңа Гасыр» каналында 17:00 сәгатьтә башланып китә.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин