Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
11.05.2017

Май аенда “Яңа Гасыр” кабаттан “ак чәчәкләргә күмелә”

10 нчы майдан «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында «Ак чәчәкләр» татарча сериалы күрсәтелә башлады. Бер исемдәге роман буенча төшерелгән чын татарча телевизион фильмны карамыйча калмагыз.

«Ак чәчәкләр» сериалы — ун серияле татарча телевизион фильм. Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романы (1965) буенча 2015 елда Казанда төшерелде. Фильм «Татарстан Республикасы телләрен саклау дәүләт программасы (2020 елга кадәр)» кысаларында Татарстанның фән һәм мәгариф министрлыгы ярдәме белән «Татарстан - Яңа Гасыр» студиясендә эшләнелә. Нәфис фильм «Ак чәчәкләр» романы язылуга 50 ел тулуга багышланган. Мәхәббәт, намус, профессиональлек, җәмгыять алдындагы бурыч кебек сыйфатларга багышланган әсәр төрле телләргә тәрҗемә ителеп, үз укучыларын таба, роман үз вакытында бик популяр була. Фильмда да сугыштан соңгы чор кешеләренең күңел яктылыгы, моннан 50 ел элек яшәгән табибларның эш принциплары, авыруларга мөнәсәбәте, профессионализмга карашы турында бәян ителә.

«Ак чәчәкләр» татарча сериалын 10 нчы майдан «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында һәр эш көнендә 17:00 сәгатьтә карый аласыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!