Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
06.04.2015

Май бәйрәмнәрендә Казан - Мәскәү юнәлешендә өстәмә поездлар билгеләнә

Май бәйрәмнәрендә Казан - Мәскәү юнәлешендә өстәмә поездлар билгеләнә. Өстәмә рейслар пассажирлар агымы арту белән бәйле, дип хәбәр итә “Горький тимер юлы” Казан төбәге матбугат хезмәте.

271 нче поезд 28 һәм 29 апрельдә, шулай ук 3,4,7, 10 һәм 11 майда Казаннан Мәскәүгә 19.35 сәгатьтә кузгала. Пассажирлар 11.25 сәгатьтә Мәскәүгә барып җитәчәк.

29 һәм 30 апрельдә, 4, 5, 8, 11 һәм 12 майда пассажирлар ташу өчен 272 нче поезд билгеләнә. Ул Мәскәүдән 17.48 сәгатьтә кузгала, Казанга  7.23 сәгатьтә кайтып җитә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20