Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
29.04.2015

Май бәйрәмнәрендә күпләп ял итү урыннарына 3 төрле хезмәт, бигрәк тә янгын сакчылыгы хезмәте, патрульга чыга

Май бәйрәмнәрендә күпләп ял итү урыннарына 3 төрле хезмәт, бигрәк тә янгын сакчылыгы хезмәте, патрульга чыга 23 марттан Татарстан территориясендә янгынга каршы махсус режим гамәлдә. Шуның белән бәйле рәвештә, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучыларга карата штраф күләме дә икеләтә арттырылды: физик затларга ул 2 меңнән 4 мең сумга, вазифаи затларга 15 меңнән 30 мең сумгача, юридик затларга 400 меңнән 500 мең сумга кадәр тәшкил итә. Янгынга каршы махсус режим гамәлдә вакытта республикада чүп-чар, коры-сары, үлән яндырганы өчен 9 кеше административ җаваплылыкка тартылган инде.

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында үткәрелгән брифингта республиканың янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Сергей Сергеев хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе тарафыннан, ТР Хөкүмәте белән берлектә, Татарстан территориясендә язгы һәм җәйге чорда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлтелгән оештыру һәм гамәли чаралар комплексы эшләнеп, тормышка ашырыла башлаган.

Аерым алганда, республикада янгын куркынычы югары булган 86 торак пункт, урман участоклары белән чиктәш 17 икътисади объект, 82 балалар сәламәтләндерү лагере, 26 бакчачылык оешмалары исәпкә алынган. Республиканың янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы билгеләп узганча, янгынга каршы махсус режим чорында ТРның 303 торак пунктында кызыл әтәчне тоткарлык сукалау эшләре башкарылган, тагын 645 торак пункт кипкән үлән һәм чүп-чардан чистартылган.

Полиция, янгын сакчылыгы, җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре, Бөтенроссия ирекле янгынчылык хезмәтенең Татарстан төбәк бүлеге вәкилләреннән 757 махсус төркем оештырылган. Әлеге төркемнәр, кипкән чирәм, чүп-чар ягуны булдырмау һәм янгын очракларын вакытында ачыклау максатыннан, торак пунктлар территорияләрендә патруль тора. Алар көче белән соңгы айда гына да Яшел Үзән, Лениногорск, Сарман, Кама Тамагы, Алабуга, Азнакай, Мамадыш һәм Кукмара районнарында кипкән үлән янып китүнең 38 очрагы булдырмый калынган.

Моннан тыш, халык арасында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында профилактик аңлату эшләре алып барыла. Хәзерге вакытка республикада 19 меңнән артык кешене колачлаган 754 әңгәмә үткәрелгән, авыл җирлеге башлыкларына 460 мәгълүмати хат җибәрелгән.

Сергей Сергеев бу төр эшчәнлекнең уңай нәтиҗәләре турында да бәян итте. Быел янгынга каршы махсус режим вакытында кипкән үлән янып китүнең 80 очрагы теркәлгән. Бу, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 6 тапкырга кимрәк: былтыр шундый 496 очрак ачыкланган иде, дип сөйләде ул. Чыгыш ясаучы шунысына да игътибар юнәлтте: быел кипкән үлән янып китү очракларының күпчелеге Әлмәт (12) районында, Казанда (11), Кама Тамагы (5), Алабуга, Лениногорск һәм Түбән Кама районнарында (4әр) теркәлгән.

Шулай ук май бәйрәмнәрендә РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе “Дача” операциясе үткәрә. Аның кысаларында бакчачылар белән әңгәмәләр үткәрү, бакча участокларында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлешен тикшерү күздә тотыла.

Бәйрәмнәрдә шашлык пешерергә теләүчеләргә җилсез һава шартларында, 5 метр радиуста яна торган материаллардан арындырылган, янгын сүндерүнең беренчел чаралары (янгын сүндерү баллоны, ком, кимендә 20 л су тутырылган мичкә) белән җиһазландырылган алдан әзерләнгән махсус участокта мангалдан файдаланырга киңәш ителә. Ә менә шәһәр урман зоналарында шашлык әзерләү, мангал урнаштыру, учак ягу катгый рәвештә тыела.

“Һичшиксез, күпләр май бәйрәмнәрен табигать кочагында уздырырга планлаштыра. Моны исәптә тотып, без, полиция, урманчылыклар хезмәткәрләре белән берлектә, күпләп ял итү урыннарында патруль торачакбыз”, – диде Сергей Сергеев. Ул һәркемгә аң булырга, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә өндәде.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20