Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
18.08.2016

Мамадыш футболчылары Чистайда “Беренче лига“ кысаларында футбол ярышында катнаша

 27 августта Мамадыш футболчылары Чистайга юл тота. Биредә “Беренче лига“ кысаларында футбол уены планлаштырыла. Мамадыш “Олимп“ының “Хезмәт“ командасы белән очрашканы булган инде. Ике район арасында уен соңгы мәртәбә узган елда үткән. Ул вакытта 3:2 исәбе белән безнекеләр алга чыккан, диелә Мамадышның “Нократ” газетасында.

Моннан тыш, 6-7нче сентябрьдә 2003-2004нче елгы футбол яратучылар арасында ТРның финал бәйгесе көтелә. Бу көннәрдә Мамадышка Болгар, Баулы һәм Буадан спортчылар килергә тиеш. Беренчелекне яулаган команда кубок һәм медальләр белән бүләкләнәчәк.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20