Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости
Хәбәрләр тасмасы
11.05.2017

Мамадышта 9 май көнне әфганчы үз-үзенә кул салган

9 нчы майда Мамадышта Ленин урамында 1963 елгы ир-атның асылынган гәүдәсен тапканнар. Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре килгәндә ул үлгән булган, дип яза район газетасы.

Полиция штабы мәгълүматлары буенча үз-үзенә кулган салган ир-ат 54 яшьлек мамадышлы булган. Кизү частенә бу хакта аның кызы хәбәр иткән.

Ачыкланганча, ир-ат Әфганстан хәрби хәрәкәтләре ветераны булган. Соңгы вакытта спиртлы эчемлекләр белән мавыккан.

Хәрби-интернационалист язу калдырмаган.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Приобрести билеты на церемонию вручения V Национальной Музыкальной Премии