Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
09.02.2016

Марат Бәшәров “Мәүлид ән-Нәби. Җан белән сөйләшү” дигән театральләштерелгән тамашадагы ролен икеләтә язмыш бүләге дип саный

Марат Бәшәров “Мәүлид ән-Нәби. Җан белән сөйләшү” дигән театральләштерелгән тамашадагы ролен икеләтә язмыш бүләге дип саныйКазанда тәкъдим ителәчәк “Мәүлид ән-Нәби. Җан белән сөйләшү” дигән театральләштерелгән тамаша тормышларын яхшырак, кызыклырак һәм бәхетлерәк итү өчен мөселман кыйммәтләре белән төрле кешеләр, хәтта төрле конфессия вәкилләре файдалана ала икәнлегенә дәлил булып тора.

Бүген Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында уздырылган матбугат конференциясендә югарыда телгә алынган тамашада төп рольләрнең берсен башкаручы дин әһеле һәм “Триллионер” проекты авторы Шамил хәзрәт Әләүтдинов шул хакта белдерде. Очрашуда шулай ук Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров, режиссер Илдар Кәрим, сценарий авторы Ренат Әбәнов, төп рольләрнең берсен башкарган күренекле актер Марат Бәшәров, җырчы Шәрип Умханов катнашты.

Искәртеп үтик: Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләлаһү гәләйһи вә сәлләмгә багышланган дини-мәдәни чара бүген сәгать кичке 7дә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында була. Чараны Россия мөфтиләр шурасы, Россия мөселманнары Диния нәзарәте һәм Мәскәү шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм “Хузур” нәшрият йорты ярдәме белән, оештыра.

Театральләштерелгән тамашаның төп герое – тормышыннан канәгать булмаган яшь мөселман эшмәкәре. Барлык уңышсызлыкларының сәбәбен тирә-як мохиттән генә күрергә күнеккән герой рухи эзләнүләр дөньясына кереп китә. Тамашачы геройның уйланулары аша Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләлаһү гәләйһи вә сәлләм яшәгән чор һәм кешелек дөньясын элек-электән борчыган күп кенә сорауларга җавап табу күренешләренең шаһиты була.

Шамил хәзрәт Әләүтдинов билгеләп үткәнчә, без, кешеләр, гадәти тормышта караңгы һәм якты көчләрнең йогынтысын тоябыз. Эчке аваз безне югары, катлаулы, мөһим гамәлләр кылырга өнди, шул ук вакытта ялкаулыкка, куркуга, эшсезлеккә яки күрәләтә гөнаһка этәрә ала. Шуңа күрә театральләштерелгән тамашада кешенең эчке дөньясының бу ике капма-каршы ягын күрсәтүне кирәк дип таптык, диде ул очрашуда.

Шамил хәзрәт Әләүтдинов фикеренчә, ислам мәдәнияте дөньяда яшәүче йөзләгән халыкларның мәдәниятен үзендә берләштерсә дә, еш кына бу мәсьәләдә аерым халыклар, әйтик, гарәпләр, төрекләр мәдәниятенә йөз тоту хас. Ә дини фикер күбрәк санда кешеләргә аңлаешлы формада барып ирешсен өчен, һәр халык ислам мәдәниятенә үз өлешен, шул исәптән интеллектуаль көчен, кертергә тиеш дип саный ул.

Рөстәм хәзрәт Батров сүзләренчә, бүген Казанда куелачак тамаша – дини җәмәгатьчелекнең дөнья белән аралашу ысулы. Дөньяви чара форматында күп гасырлар буена мөселман традициясе саналган мәңгелек хакыйкатьләр ирештерелә. Бу яңа үзенчәлекле формат ярдәмендә гасырлар буена мәчетләребездә, китапларыбызда, гомумән, мөселман традициясендә сакланган мирасыбыз турында төрле караштагы кешеләр белә, аны тоеп карый алачак – әлеге тамаша шунысы белән кадерле. “Спектакль ислам традициясе белән илһамландырылган, шул ук вакытта ул дини кысалар белән чикләнмәгән һәм ислам мәдәниятенең гомумкешелек көч-куәтен чагылдыра”, – диде мөфтинең беренче урынбасары.

Режиссер Илдар Кәрим өчен бу беренче шундый зур куелыш булуына карамастан, үзе әйтүенчә, әлеге эш аңа әллә ни авыр бирелмәгән. Барысын да үз эшенең осталары – актерлар, җырчылар башкарды, мин аларның барысын җыйдым гына, диде ул.

Сценарий авторы һәм төп рольләрнең берсен башкаручы Ренат Әбәнов тамаша сценариеның күренекле драматург Илгиз Зәйниев белән берлектә язылуын искәртеп, без баштан ук спекталь, андагы диалогларның вәгазьгә әйләнүен теләмәдек, чөнки кешеләр үгет-нәсыйхәтләргә, акыл өйрәтүләргә һәрвакыт саклык белән карый, дип билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, тамашада хәләл, кеше кыйммәте, мөнәсәбәтләр кризисы кебек уйланырга сәбәп булырлык мәсьәләләр күтәрелә. “Мәскәүдә уздырылган тамашадан соң, танышлар һәм таныш булмаган бик күп кешеләрнең килеп, спектальнең билгеле бөр өзегендә үземне, икенче бер өзегендә якынымны, танышымны таныдым, дип әйтүе, алар өчен бу темаларның чит булмавы сөендерде. Иң мөһиме – тамашаны караучылар арасында битараф кешеләрнең калмавы”, - дип фикер уртаклашты Ренат Әбәнов.

Марат Бәшәров та тамашаның төрле конфессия вәкилләре өчен куелуына игътибарны юнәлтеп, Алла бер, гөнаһларыбыз да охшаш, дип билгеләп үтте. “Әлеге спектакльдә башкарган роль миңа, беренчедән, актер буларак, икенчедән, мөселман буларак, язмыш бүләге булды, чөнки ул кешеләргә аларның Җир йөзендә кем булуларын, нәрсәгә ия булып, нәрсәне югалтуларын, башка кешеләр, әти-әниләр, балалар белән ничек аралашырга кирәклеген, гомумән, иманның нәрсә икәнен күрсәтү мөмкинлеге булдырды”, – диде илкүләм күренекле актер. Ул тамашаның атамасына игътибарны юнәлтеп, Мәскәүдә әлеге рольне башкарганда, җаным моннан 3 ел элек дөнья куйган әниемнең җаны белән сөйләште, дип өстәде.

Шуны билгеләп үтик: беренче тапкыр “Мәүлид ән-Нәби” проекты Мәскәүдә генә түгел, төбәкләргә тур буларак башка шәһәрләрдә дә күрсәтелә. 12 февральда бу тамашаны Уфа, ә март аенда Астана мөселманнары карый алачак. Куелышта “Сүзләрсез” бию театры артистлары (Казан) һәм Татарстан дәүләт камера хоры солистлары, Сәидә Мөхәммәтҗанова һәм 40ка якын башка артист катнаша. Проектның җитәкчесе – Илдар хәзрәт Әләүтдинов. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20