Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
30.05.2016

Марат Әхмәтов аграрийларны терлек азыгы әзерләүгә күбрәк игътибар бирергә өнди

Чәчү эшләре тәмамланса да, мәшәкать кимемәде. Хәзер бөтен игътибарны терлек азыгы әзерләүгә бирергә кирәк. ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов шуңа өндәде.

Бүген ТР Хөкүмәте йортында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә видеоконференция режимында узган киңәшмәдә профилле министрлык җитәкчесе беренче кат печән чабуны 15 июньгә кадәр тәмамлау бурычын куйды.

"Татарстанда һава торышы шартлары узган елгы кебек: берничә көн дәвамында явым-төшемнәрсез эссе һава саклана", - дип борчуын белдерде Марат Әхмәтов.

Яңгырлар булмау чәчүлекләргә начар тәэсир итәргә мөмкин. "Дым саклау чараларын активрак башкару зарур", - дип ассызыклады министр. 

Терлек азыгы әзерләү турында сөйләгәндә, министр күпьеллык үләннәрнең актив рәвештә масса туплавын билгеләп үтте. "Үсемлекләр тәүлегенә 5 сантиметрга үсә. Иң мөһиме - вакытны кулдан ычкындырмау. Хәзер кузаклы культураларда протеин күләме 25 процентка кадәр тәшкил итә. Бер атнадан соң ул 15 процентка калачак", - диде М.Әхмәтов.

"Ел саен кайбер хуҗалыклар терлек азыгын әзерләүне соңга калып башлый", - дип ассызыклады ул. Ленинград өлкәсе агрохуҗалыкларыннан үрнәк алырга кирәк. Алар техниканы чык белән - төнге сәгать 2ләрдә үк чыгара һәм печән чабу уңайлы температурада башкарыла.

"Әлегә республикада терлек азыгы әзерләү тизлеге югары түгел, - дип ассызыклады чыгыш ясаучы, - 25,3 гектар мәйданда чабылган, 5,1 мең тонна печән һәм 42,8 мең тонна сенаж әзерләнгән", - диде ул.

Лидерлар арасында - Актаныш, Зәй һәм Биектау районнары. Алар терлек азыгы әзерләүне вакытында башлаган.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20