Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости
Хәбәрләр тасмасы
25.09.2017

Марат Әхмәтов: “Авыл хуҗалыгы ярминкәләре – чиста социаль проект”

«Авыл хуҗалыгы ярминкәләрен оештыруга бик җаваплы карыйбыз, чөнки бу чиста социаль проект. Ниндидер табыш алу максатын куймыйбыз. Шуңа күрә ярминкәләрдә катнашучы авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр, эшкәртүче предприятиеләр белән сату бәяләре сәүдә селтәрләре, кибет киштәләрендәгеләрдән 20−30 процентка түбәнрәк булсын дип килешәбез», — дип билгеләп узды Татарстан Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә .

Министр әйтүенчә, быел ярминкәләрне оештыруда ниндидер үзгәрешләр юк. «Әйе, камилләшергә, катнашучыларга яхшырак шартлар тудырырга кирәктер. Яктылык, чисталык, тәртип, башка бәдрәфләр… Һәр катнашучының матур итеп бизәлгән чатырлар, павильоннары булса да бик яхшы булыр иде анысы, әмма моны һәркем оештыра алмый», — ди ул.

Марат Әхмәтов фермерлар, хосусый вак җитештерүчеләрнең ярминкәләрдә кызыксынып катнашуын билгеләп үтте. «Җитештергән продукцияне үзләрендә сату проблемасы бардыр, мөгаен, ә монда алар сату урыннары өчен түләмичә, хуҗалыкларында әзерләнгән товарны сату мөмкинлегенә ия», — диде ул.

Марат Әхмәтов аграр ярминкәләр Казанда 10 мәйданчыкта, Яр Чаллыда 3 мәйданчыкта оештырылуын, анда республиканың 33 районы катнашуын әйтте. «Казан яки Яр Чаллыга җәлеп ителмәгән районнар, Хөкүмәт карары нигезендә, атна саен үз шәһәрләрендә, район үзәкләрендә шундый ярминкәләр үткәрергә тиеш. Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Түбән Кама кебек шәһәрләргә кагыла бу. Аларда да мондый проект гамәлгә ашырылырга тиеш», — дип белдерде министр.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Приобрести билеты на церемонию вручения V Национальной Музыкальной Премии