Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
18.04.2016

Марат Әхмәтов быел беренче кварталда терлекчелек тармагы эшенең нәтиҗәләре буенча хисап тотты

ТР премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов бүген ТР Хөкүмәте йортындагы республика киңәшмәсендә 2016 елның беренче кварталында терлекчелек тармагы эшенең нәтиҗәләре турында хәбәр итте, дип белдерә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да катнашты.

Терлекчелек тармагындагы хуҗалыкларның бөтен категорияләре буенча күрсәткечләр күбесенчә уңай, дип белдерде министр. Беренче кварталар нәтиҗәләре буенча терлек һәм кош ите (тере килеш) 114 мең тонна сатылган (104,7 % үсеш), алардан авыл хуҗалыгы берлекләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары - 88,2 мең тонна, шәхси хуҗалыклар - 25,9 мең тонна.

Савылган сөтнең тулаем күләме - 395 мең тонна ( 102,8 % үсеш) алардан авыл хуҗалыгы берлекләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары - 287,9 мең тонна, шәхси хуҗалыклар - 107 мең тонна.

Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, шәхси хуҗалыкларда күрсәткечләр кимүе күзәтелә.

Эре мөгезле терлекнең баш саны узган ел дәрәҗәсендә калган, ләкин шәхси хуҗалыкларда кимүе күзәтелә.

Быел 1 апрельгә эре мөгезле терлек 1050,3 мең баш булып, шул исәптән сыерлар - 366 мең баш (алардан авыл хуҗалыгы берлекләре һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында - 249,1 мең, шәхси хуҗалыкларда - 116,9 мең), дуңгызлар - 496,5 мең баш, сарык һәм кәҗәләр - 407 мең баш. Кошлар саны - 161,1 млн.

Марат Әхмәтов сүзләренчә, бүген авыл хуҗалыгы берлекләре көн саен 3,3 мең тоннадан артык сөт җитештерә. Ул игътибар иткәнчә, әлегә 12 районда тискәре күрсәткечләр күзәтелә. "Язгы чәчү эшләре сөт терлекчелегенә азрак игътибар бирү сәбәбе булырга тиеш түгел", - диде бу мәсьәләдә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20