Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
01.03.2016

Марат Әхмәтов Чирмешән һәм Яңа Чишмә муниципаль районнары советларының йомгаклау утырышында катнашты

Кичә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстанның Чирмешән һәм Яңа Чишмә муниципаль районнарында булып, район советлары утырышларында катнашты. Анда 2015 нче елда социаль-икътисади үсешкә йомгак ясалып, 2016 нчы елга бурычлар билгеләнде.

Чирмешән районында Марат Әхмәтов, район башлыгы Фердинат Дәүләтшин озатуында, Лашман авылында «Шәйхетдинов Р.Р.» крестьян-фермерлык хуҗалыгында булып, аның җитәкчесе Раушан Шәйхетдинов белән аралашты. Хуҗалыкта 80 нән артык баш мөгезле эре терлек исәпләнә, тәүлегенә уртача 600 литр сөт савыла.

Түбән Чагадай авылында министр яңа фельдшерлык-акушерлык пунктын ачу тантанасында катнашты. Респблика программасы буенча төзелгән ФАПта заманча медицина аппаратурасы урнаштырылган, барлык коммуникацияләр үткәрелгән.

Чирмешән муниципаль районы советы утырышында, шулай ук, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин һәм башкалар катнашты.

“Авыл халкы һәм район икътисадында авыл хуҗалыгы производствосы аерым урынны биләп тора, анда җаваплылыгы чикләнгән 12 җәмгыятьтә һәм 37 крестьян-фермерлык хуҗалыгында эшләүче 500 гә якын кеше мәшгуль”, - дип хәбәр итте Чирмешән районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин. Аның сүзләренә караганда, үсемлекчелектә хәл ителмәгән проблемалар бар.

“Терлекчелек күпкә алга китсен өчен, ныклы азык базасы булдыру, нәселле терлек үрчетү, ясалма орлыкландыру эшен яхшырту, кече бизнес үсешен кайгырту зарур”, - дип билгеләп узды докладчы.

Район башлыгы башка тармаклардагы вазгыятькә дә күзәтү ясады. “Башкарылган эшкә йомгак ясаганда, үз-үзеңә объектив караш мөһим. Чирмешән районы зур потенциалга ия, анда 73 мең гектар уңдырышлы кара туфрак бар. Җир ул – байлык, һәм ул халык файдасына эшләргә тиеш”, - дип ассызыклады Марат Әхмәтов чыгышында. Министр терлекчелек мәсьәләләренә игътибарны көчәйтергә киңәш итте, кече хуҗалык формаларының актив үсеше зарурлыгын билгеләп узды.

Яңа Чишмә районында Марат Әхмәтов район советының киңәйтелгән утырышында катнашты. Район башлыгы Вячеслав Козлов 2015 нче елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2016 нчы елга бурычлар турында сөйләде.

“Яңа Чишмә районында авыл хуҗалыгы производствосының нәтиҗәлелеген арттыру өчен резервлар бар. Әлегә нәтиҗәлелек югары түгел. Сездә 90 мең гектардан артык уңдырышлы җир бар. Авыл халкы гаилә фермалары булдыру, шәхси хуҗалыкларны үстерү буенча эшкә активрак кушыла ала”, - диде Марат Әхмәтов.

Министр районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә Казанда уздырыла торган ярминкәләрдә актив катнашулары өчен рәхмәтен җиткереп, аларга киләчәктә уңышлар теләде.

Утырыш азагында хезмәт алдынгылары бүләкләнде, дип хәбәр ителә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20