Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
14.08.2015

Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге ТР аграр делегациясе Пенза өлкәсендә булып кайтты

Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге ТР аграр делегациясе Пенза өлкәсендә булып кайтты. Татарстан вәкилләре 4600 сыер асрауга исәпләнгән "Русмолоко" идарәче компания ҖЧҖ сөтчелек комплексы эшчәнлеге белән танышты, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.

Сөтчелек комплексы Түбән Моловка районының Аршиновка авылында урнашкан. Ул Россия базарына сөт чыгаручы иң зур компанияләрнең берсе санала. Биредә бер тәүлектә 120 тоннага кадәр сөт җитештерелә. Татарстан делегациясе комплексның "Карусель" дигән саву залында булды. Терлекчеләрне яңа туган бозауларны асрау мәсьәләләре дә кызыксындырды.

Аграр делегация Түбән Моловка районындагы "Дамате" кошчылык заводында да булды. Биредә күркә үстерү технологияләре, аның итен эшкәртү производствосы белән танышты. Күркә ите җитештерү проекты төбәктә һәм Россиядә иң зурлардан санала. Предприятие бер елга 60 мең тонна әзер продукция җитештерүгә исәпләнгән. Бүгенге көндә компания куәтен арттыра һәм катнаш азык һәм элеватор төзү эшләрен алып бара.      

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20