Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
02.09.2015

Марат Әхмәтов Казан дәүләт ветеринар медицина академиясендә "Белем көне" бәйрәмендә катнашты

Марат Әхмәтов Казан дәүләт ветеринар медицина академиясендә "Белем көне" бәйрәмендә катнашты ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә “Белем көне” бәйрәмендә катнашты, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Марат Әхмәтов студентларны һәм мөгаллимнәрне яңа уку елы белән котлады һәм республика АПСының уңышлары турында сөйләде. «Бүген авыл хуҗалыгында яңача фикер йөртә торган, яңа буын белгеч-технологларга ихтыяҗ зур. Безнең республиканың авыл хуҗалыгын үстерү мөмкинлекләре шактый. Без нефтьле, сәнәгати, автомобиль төзелешле генә түгел, ә индустриаль-аграр республика да», - дип билгеләп үтте министр.

«Россия Федерациясе субъектлары арасында безнең республика авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләме буенча 1 нче урында тора. Без Краснодар, Ставрополь, Ростов-Дон, Белгород крайлары белән ярышабыз. ТР Россия төбәкләре арасында сөт җитештерү күләме буенча - 1 нче, ит җитештерү буенча 2 нче урында тора. Булачак белгечләрнең республика мөмкинлекләреннән ничек файдалануларын күрәсе килә», - диде Марат Әхмәтов.

«Безнең югары уку йортында яхшырак та, уңайлырак та булсын өчен инициативалы кешеләрне эшкә җәлеп итәргә кирәк. Укырга да зур теләк белән килсеннәр, аннан соң авыл хуҗалыгына эшкә дә шундый ук зур теләк белән китәрлек булсын иде», - дип ассызыклады ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

“Белем көне” бәйрәмендә шулай ук уку йорты ректоры Галимҗан Кәбиров та чыгыш ясады. «Безнең академиягә Ханты-Манси, Хабаровски, Магадан, Екатеринбург, Чуашстан, Марий Эл, Башкортстан, Удмуртиядән студентлар укырга килә», - дип, мәгълүмат бирде. Галимҗан Кәбиров студентларга югары уку йортында алган белемнәрен агросәнәгать комплексын үстерүдә уңышлы куллануларын теләде.

Казан дәүләт аграр университетында “Белем көне” бәйрәмендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов катнашты. Ул башта беренче курс студентларын укырга керүләре һәм барлык студентларны бәйрәм белән котлады, шулай ук югары уку йорты җитәкчелегенең уңышлы эшчәнлеген билгеләп үтте.          

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20