Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
19.08.2016

Марат Әхмәтов: “Республикада дәүләт ветеринария хезмәтенең абруе зур”

 Арча шәһәре Үзәк стадионында ветеринария тармагы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме узды. Тантаналы чарада Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Ветеринария департаменты директоры Владимир Шевкопляс, Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, аграр сәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев, ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов катнашты.


Кунаклар махсус күргәзмәне карап чыкты. Озак еллар республиканың ветеринария идарәсен җитәкләгән Миңнебай Нигъмәтуллин ветеринарлар хезмәте турындагы җыр астында тантаналы төстә флагны күтәрде.

Бүгенге бәйрәм кунаклары өчен сюрприз да әзерләнгән иде – ветеринарларны котлап, мәйдан уртасына берничә парашютчы төште. Тантана Филүс Каһиров, Гөлсирин Абдуллина, Эльмира Гыйльфанова кебек җырчылар, бию коллективлары чыгышлары белән үрелеп барды.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Ветеринария департаменты директоры Владимир Шевкопляс республика ветеринария хезмәтенең төбәк үсешенә, Россия икътисадының тотрыклылыгына үз өлешен кертүен билгеләп узды. “Яраткан эшеңә хезмәт итүдән дә изге нәрсә юк. 300 ел ветеринария кешеләргә хезмәт итә, хайваннар арасындагы авыруларга каршы көрәш һәм профилактика эшенә 300 ел. Россиянең авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев исеменнән әйтәсем килә: Россия авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә киңрәк таныла. Без дөнья базарларында продукциябезне конкурентлы итәргә, импортны алмаштырырга тиешбез. Бу нисбәттән, ветеринариягә дә зур җаваплылык йөкләнә, чөнки себер язвасы, дерматит, Африка чумасы кебек йогышлы чирләр бар. Без аларга каршы торырга, бу чирләр безгә кагылмаячагына ныклы төстә ышанырга тиешбез”, - диде Владимир Шевкопляс. Ул Татарстанда башкарыла торган эшләр өчен рәхмәтен җиткерде.

“Әгәр дә ветеринария хезмәткәренең эшчәнлек фәлсәфәсенә тирән кереп уйламасаң, бу купшы бәйрәм ник кирәк икән дигән сорау туарга мөмкин. Нигә соң әле ветеринария хезмәткәренең 365 көне дә шундый соры, ямьсез булырга тиеш мени дигән сорау туа. Ихлас күңелемнән рәхмәт сүзләремне җиткерәсем килә, чөнки ил, дәүләт, халык өчен кирәкле эш башкарасыз”, - дип мөрәҗәгать итте министр Марат Әхмәтов. “Безнең республикада башкача мөмкин дә түгел, чөнки без илебезнең терлекчелек өлкәсендә иң эре субъектларының берсе. Бездә мөгезле эре терлекләрнең саны гына да 1 млн нан артык. Терлекчелек - авыл кешесенең яшәү рәвеше. Табиблар кешене, ә ветеринарлар кешелекне дәвалый дип дөрес әйтәләр”, - ди ул.

Аның әйтүенчә, республикада җитештерү тармагында, дәүләт ветеринария тармагында эшләүчеләрнең хезмәте дә бик әһәмиятле. Ул соңгы елларда республика җитәкчелегенең дә ветеринария өлкәсенә игътибары үзгәрүен әйтте. “Сез матди базаны яхшырту максатыннан башкара торган чаралар шаһитлары. Без берничә ел инде район ветеринария берләшмәләренә, ветеринария лабораторияләренә капиталь ремонт үткәрәбез. Участок пунктлары төзибез. Киләсе елдан күчмә участок пунктлары өстендә эшли башлаячакбыз. Бу авыл халкы янына чыгып, теләсә нинди җайланма белән җиһазланган машиналар булачак”, - диде Марат Әхмәтов. Ул Казан дәүләт ветеринария академиясенә укырга керергә теләүчеләр артуын, быел бер урынга 3,5 кеше туры килгәнен билгеләп узды. “Әле беркайчан болай булганы юк иде. Кешеләр аңлап, шушы бегечлекне сайлый дигән сүз. Республикада дәүләт ветеринария хезмәтенең абруе зур. Сез бик кирәк, сездә зур җаваплылык ята”, - дип белдерде министр.

Татарстан парламентының Экология, табигатьтән файдалану, аграр сәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев ветеринарларны Татарстан Дәүләт Советы исеменнән котлады.

Алмаз Хисаметдинов республика җитәкчелегенә киңкүләм төстә оештырылган бәйрәм өчен рәхмәтен җиткерде. Хезмәттәшләрен бәйрәм белән тәбрикләде.

Бер төркем хезмәт алдынгыларына Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының мактау грамотасы, “Татарстанның актазанган ветеринар табибы” мактаулы исеме, Татарстан Президентының Рәхмәт хаты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты һәм башка дәүләт бүләкләре тапшырылды.

Бәйрәм ярышлар, милли бәйгеләр белән Сабан туе рухында дәвам итте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20