Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
30.06.2017

Марат Әхмәтов: "Табышка караганда, авылның саклануы, аның яшәү рәвеше мөһимрәк"

Ел саен, шәхси хуҗалыкларны да кертеп, республикада фермер-хуҗалыкларга 2 млрд сумнан артык ярдәм күрсәтелә. ТР Премьер-министры урынбасары — республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә шулай дип белдерде.

«Республикада эре хуҗалык итүче субъектлар, вак, мөстәкыйль фермер-хуҗалыклар, элеккеге Совет заманыннан килгән эшләү рәвешен саклаган 300ләп хуҗалык бар. Алар һәрберсе республиканың азык-төлек базарында да, азык-төлек җитештерү өлкәсендә дә үз урынын били. Вак хуҗалык итүче субъектларга без бизнес чарасы буларак кына түгел, авылның яшәү рәвешен, авылның үзен саклаучылар буларак карыйбыз. Анда тотылган акчаның һәр сумы күпме керем бирде икән дип карау — авыл тормышына җиңелчә караш булыр иде. Биредә, табышка караганда, авыл саклануы, аның яшәү рәвеше мөһимрәк», — дигән фикердә министр.

Аның сүзләренчә, мөмкинлек булган очракта, эре булмаган хуҗалыкларга күбрәк тә булышырга кирәк.
«Алар — заманында үзләренә шәхси җаваплылык алган шәхесләр. Кемнеңдер авызына карап утырып түгел, кая әле, мин үзем мөстәкыйль эшләп карыйм, дип, тәвәккәлләп тотынган кешеләр алар. Ул егетләргә, ул хезмәттәшләребезгә якынрак, файдалырак булсыбыз килә. Аларга тотыла торган ярдәм үзен аклый. Ел саен, шәхси хуҗалыкларны да кертеп, республика аларга 2 млрд сумнан артык ярдәм күрсәтә, бик күп программалар гамәлдә», — диде Марат Әхмәтов.

Министр билгеләп үткәнчә, сыер асраучыларга җәйге чорда 3 мең сум күләмендә бирелә торган субсидиянең гомуми күләме генә дә 360 млн сумны тәшкил итә.

«Киләчәктә дә без бу юнәлештә эшне дәвам итәчәкбез. Хәтта шәхси хуҗалыкларга дәүләт ярдәме турында республика законын да кабул иттек. Шуңа бәйле, өстәмә тагын 7 төрле ярдәм барлыкка килде. Авыл җирлекләре, авылда яшәүче шәхси хуҗалыкларның тормыш итү рәвешен өйрәнү хисабына, бездә ел саен яңа төрле ярдәм күрсәтелә», — дип аңлатма бирде Марат Әхмәтов.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин