Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
25.08.2016

Марат Әхмәтов Тамбов губернаторы урынбасары белән инвестицион проектлар турында сөйләште

Казанда, Игенчеләр сараенда Татарстан вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Тамбов өлкәсе губернаторы урынбасары Сергей Иванов белән очрашты. Бу хакта Татарстан Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Марат Әхмәтов Сергей Ивановка республикада сөт җитештерү, терлекчелекне үстерү, эре инвестицион проектлар, дәүләт ярдәме төрләре һ.б. турында сөйләде. "Бүгенгә тулаем ашлык күләме 4 млн тонна тәшкил итте, бары тик 10 мең гектарга якын мәйданнан бөртеклеләрне җыеп аласы калды, - дип билгеләп үтте ул. - Кайбер хуҗалыкларда ашлыкка кукуруз җыеп алырга керештеләр, киләсе атнадан барлык уңышны җыеп алу планлаштырыла".

Министр кунакка Татарстанда эре холдинглар, урта авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермерлык хуҗалыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар нәтиҗәле эшләве турында хәбәр итте. "Дәүләт ярдәме нәтиҗәсендә агросәнәгать комплексы ныклык запасын саклап кала алдык", - диде ул.

Иванов, үз чиратында, Тамбов өлкәсенең авыл хуҗалыгы тармагы турында сөйләде, анда 2 млн гектар кыр эшкәртелә һәм энергияне саклау технологияләрен кертү буенча эш алып барыла. Ел саен 360 мең тонна чамасы ит җитештерелә. Соңгы 4 елда Тамбов өлкәсе аграрийлары бөртеккә кукуруз чәчәләр. Шулай ук өлкәдә киптерү җиһазын субсидияләү буенча төбәк программасы кабул ителгән.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20