Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
20.02.2015

Марат Әхмәтов: “Татарстан өчен һәр хуҗалык субъекты, һәр крестьян хуҗалыгы мөһим”

Марат Әхмәтов: “Татарстан өчен һәр хуҗалык субъекты, һәр крестьян хуҗалыгы мөһим” Казанда Татарстан фермерлары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясенең XV корылтае уздырылды. Анда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты җитәкчесе Таһир Һадиев, Татарстан фермерлары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров һәм республиканың 42 районыннан килгән 149 делегат катнашты.

Камияр Байтимеров сүзләренә караганда, хәзерге вакытта авыл хуҗалыгы тулаем төбәк продуктының 50 проценттан артыгын фермер хуҗалыклары җитештергән. Бер елда аларның саны 65кә арткан. Ассоциациясе рәисе соңгы вакытта республика фермерларының чит илләрдән кертелә торган товарлар урынына үзебездә товар җитештерү юнәлешендә зур проектлар тормышка ашыра башлаулары турында сөйләде. Татарстанда мөгезле эре терлек, кош чалу һәм эшкәртү буенча 3 сугым цехы ачылган. Шундый цехларның берсе Минзәлә районында эшли башлаган. Мөслим районында исә кооперация базасында фермер һәм кретьян хуҗалыкларының йорт кошлары үрчетү буенча кластеры оештырылган. Быел да авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары базасында Актаныш, Апас, Яңа Чишмә, Югары Ослан, Тәтеш һ.б. районнарда 8 сугым цехы ачу планлаштырыла.

Камияр Байтимеров сүзләренчә, фермерлар крестьян хуҗалыклары көче белән чит илләрдән кертелә торган товарларны үзебезнекеләр белән кысрыклап чыгару юнәлешендәге мәсьәләләрне генә чишеп калмастан, аларның тырышлыгы нәтиҗәсендә, авыл территорияләре һәм авыл кешеләре генофонды да сакланып кала. Чөнки кешеләрсез территория ул – буш мәйдан. 2002-2010 еллар авыллардан 48 меңнән артык кеше читкә чыгып киткән. Ә кешеләрне авылда калдыруның төп шарты – аны милекле, җирле итү, дип саный докладчы. Бу уңайдан ул авыл хуҗалыгы эшчәнлеге өчен республикадагы кулланылмый торган җирләрнең резерв фондын булдыру тәкъдиме белән чыкты.

Камияр Байтимеров әйтүенчә, катлаулы икътисади шартларга карамастан, республикадагы бер генә фермер хуҗалыгы да бөлгенлеккә тәшмәгән. Шулай да ул бүген кече агросәнәгать бизнесы вәкилләренең көчәйтелгән дәүләт ярдәменә мохтаҗ булуын билгеләп узды.

Түбән Кама районы фермерлары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе рәисе Владимир Аппаков бүгенге фермерларны борчыган тагын берничә мәсьәләгә игътибар юнәлтте. Иң беренче чиратта, ул яшелчә орлыклары бәяләренең бермә-бер артуын билгеләп үтте. Фермер сүзләренә караганда, былтыр 1 га мәйданда кәбестә чәчү өчен 15-20 мең сум акча кирәк булса, быел аның бәясе 50 мең сумга кадәр менгән. Бәрәңге, кишер, суган орлыклары белән дә шул ук хәл, дип сөйләде ул. Владимир Аппаков яшелчәне саклау урыннары булмау мәсьәләсен дә күтәрде. “Бүген без үзебезне бәрәңге белән дә, башка яшелчәләр белән дә тулысынча диярлек тәэмин итәбез. Мартка кадәр барысы да яхшы, әмма аннан соң товарны саклау авырлаша”, – дип сөйләде ул һәм бу юнәлештә дә билгеле бер программа булдыру заруриятен билгеләп узды.

Фермер сүзләренчә, бүген авыл хуҗалыгы товарлары җитештерү эшен планлаштырылган икътисади нигезгә корырга кирәк. Фермерлар күпме күләмдә продукция җитештерәчәге һәм аны нинди бәядән сатачагы турында алдан белеп торса, аларның эшчәнлеге тагын да нәтиҗәлерәк булыр иде, диде Владимир Аппаков үзенең чыгышында.

ТР Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты җитәкчесе Таһир Һадиев корылтайда күтәрелгән хокукый өлкәдәге мәсьәләләрне чишүдә ярдәм итәргә вәгъдәләде.

ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сүзләренчә, Татарстан өчен һәр хуҗалык субъекты, һәр крестьян хуҗалыгы мөһим, бигрәк тә бүгенге катлаулы икътисади шартларны исәпкә алганда. “Авыл хуҗалыгы тулаем төбәк продуктының 50 проценттан артыгын фермер хуҗалыклары җитештерә икән, дәүләт моңа сөенергә тиеш”, – диде ул.

Министр авыл хуҗалыгы өлкәсе белән бәйле проблемаларның елдан-ел артуын билгеләп узды: “Әлбәттә, аларның билгеле бер өлеше безнең министрлык вәкаләтендә. Әмма безнең карамакта булмаганнары да бар”. Марат Әхмәтов ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкаләтендә булмаган сораулар буенча мөрәҗәгатьләрнең Татарстан Президентына юлланачагы турында әйтте. “Кабат-кабат хәл ителми торган мәсьәләләрне чишү өчен Президентыбыз вәкаләтләрен, аның административ ресурсын файдаланмыйча булмас”, – диде ул корылтайда.

Министр язгы чәчү вакытында ягулык-майлау материаллары һәм ашламаларга ташламалар ясалачагын билгеләп узды.

Марат Әхмәтов сүзләренчә, бүген фермер хуҗалыкларына күрсәтелә торган ярдәм бик аз. Авыл хуҗалыгына ярдәм күрсәтү буенча дәүләт сәясәтен яңадан карап чыгарга кирәк, дип саный министр.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20