Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
15.04.2015

Марат Әхмәтов Татарстанда терлекләрне ашыгыч рәвештә лейкоздан дәвалый башларга киңәш итте

Марат Әхмәтов Татарстанда терлекләрне ашыгыч рәвештә лейкоздан дәвалый башларга киңәш итте ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ашыгыч рәвештә терлекләрне лейкоздан дәвалый башларга киңәш итте. Республикада лейкоз буенча эпизоотик вәзгыять белгечләрдә борчу тудыра, дип хәбәр ителә ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе рәсми сайтында.

Бүген Баш ветеринария идарәсендә "Татарстан Республикасында лейкоз буенча эпизоотик вәзгыять. Дәвалау юллары" темасы буенча семинар-киңәшмә узды. Аның эшендә республиканың муниципаль районнары авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыклары, район ветеринария берләшмәләре, хуҗалык җитәкчеләре, агрохолдингларның ветеринар табиблары катнашты. Киңәшмәне ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үткәрде. Т

Р Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов үз докладында җыелучыларны республикадагы эпизоотик вәзгыять белән таныштырды һәм мөгезле эре терлекне лейкоздан дәвалауның төп юлларын бәян итте. Тукай районының "Челны овощи" ҖЧҖ директоры "Терлекне лейкоздан дәвалау" дигән доклад белән чыгыш ясады.

Я.Р.Коваленко исемендәге "Бөтенроссия эксперименталь ветеринария фәнни-җитештерү институты" директоры, ветеринария фәннәре докторы, профессор, Россия авыл хуҗалыгы академиясе академигы Михаил Гулюкин күп еллар дәвам иткән мөгезле эре терлек лейкозын тикшерүләр һәм әлеге чирне кисәтү алымнары хакында сөйләде.

Киңәшмәгә нәтиҗә ясап, Марат Әхмәтов кыска вакыт эчендә Татарстанда мал-туарны лейкоздан дәвалауны башларга киңәш итте.    

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20