Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
08.06.2016

Марат Әхмәтов: “Татарстанда язгы чәчү уңышлы узды”

Татарстанда язгы чәчү кампаниясе уңышлы узды. Бүген “Татар-информ” МА уздырган матбугат конференциясендә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов шул хакта белдерде.

Быел Татарстанда барлыгы 2,9 млн гектар җирдә чәчү эшләре башкарылган. Шуларның 1,59 млн гектар мәйданында - бөртекле культуралар. 371 мең гектарда арпа, 55,9 мең гектарда борчак, 92,1 мең гектарда кукуруз чәчелгән. Республикада техник культуралар мәйданы 273,5 мең гектар тәшкил итә, шул исәптән шикәр чөгендере — 62,9 мең гектар, рапс — 100,1 мең гектар, көнбагыш - 110,5 мең гектар. Терлек азыгы быел 1 млн гектарга чәчелгән. Бәрәңге исә 7,8 мең гектар җирдә утыртылган.

“Республикада язгы чәчү кампаниясе оешкан төстә, объектларга һәм эш сыйфатына карата барлык таләпләрне дә үтәп, уңышлы гына башкарылды. Хәзер авыл хезмәтчәннәре, механизаторлар уҗымнарны эшкәртә һәм уңышны формалаштыра”, - диде тармак министры. Аның сүзләренчә, Татарстандагы чәчүлекләрне, ким дигәндә, ике тапкыр эшкәртү бурычы куелган.

Марат Әхмәтов язның быел уңышлы килүен, җирнең дым катламы югары булуын да ассызыклады. Моннан тыш, көзге культураларның да нинди хәлдә булуын бәяләде. “Бу культуралар 600 мең гектарны били, алар зур уңыш вәгъдә итә. Соңгы 6-8 елда мондый уҗымнарны күргәнем юк иде әле”, - дип белдерде министр.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20