Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
21.01.2016

Марат Әхмәтов тиздән Татарстан мөгезле эре терлек туберкулезыннан арыначак дип вәгъдә итте

Марат Әхмәтов тиздән Татарстан мөгезле эре терлек туберкулезыннан арыначак дип вәгъдә итте ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгында Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең  ТР буенча идарәсе һәм ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең уртак коллегиясе булды. Ведомство җитәкчеләре 2015 елдагы эшчәнлекләренә нәтиҗә ясады һәм перспективага планнар билгеләде.

Йомгаклау киңәшмәсендә Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Сергей Данкверт һәм РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының Ветеринария департаменты директоры Владимир Боровой катнашты. Киңәшмәдә докладлар белән Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов һәм ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов чыгыш ясады.

А.Хисаметдинов докладында ведомствоның ел дәвамында башкарган эш күләменә тукталды. Хайваннар арасында котырыну авыруына бәйле вәзгыятькә ул аерым тукталды. Әйтик, 2015 елда ТРның 42 муниципаль берәмлегендә хайваннар арасында 317 котырыну авыруы очрагы теркәлгән, бу 2014 елга караганда 2,5 тапкыр артыграк. 2015 елда белгечләр тарафыннан республикада хайваннар арасында котырыну авыруын кисәтү буенча ике айлык үткәрелгән. 2016 елда котырыну авыруына каршы вакцинация күп хайванга ясалачак - РФ Авыл хуҗагы министрлыгының Ветеринария департаменты әлеге максатка 500 мең доза вакцина бүлеп бирде, дип белдерде А.Хисаметдинов.

Докладчы агымдагы елда яңалыкларны тормышка ашыру планнарын да бәян итте. Аерым алганда, иткә, ит продуктларына ветеринар-санитар экспертиза үткәргән вакытта файдаланыла торган ветеринар келәймәләрнең яңа исемлеге расланган. 

Ул кадрлар белән тәэмин ителешкә дә кагылып узды. Бүгенге көндә, аның сүзләренчә, ветеринар белгечләрне уртача яше 49 яшь тәшкил итә, гәрчә эшкә урнашкан вакытта яшь белгечләргә өстәмә финанс ярдәме күрсәтелчә дә. Вузны тәмамлаганнан соң өч ел дәвамында ветеринар академияне тәмамлаучыга төп хезмәт хакына 10 мең, урта белемле белгечкә 8 мең сум өстәмә акча түләнә, махсус әзерлексез хезмәткәргә 5 мең сум өстәлә. Моннан тыш, югары уку йортын яңа тәмамлаучыга эшкә урнашкан вакытта матди ярдәм күрсәтелә. А.Хисаметдинов сүзләренчә, соңгы дүрт айда эшкә 54 белгеч алынган, әмма авылларда барыбер ветеринар кадрлар җитми.

Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов сүзләренчә, Россиядә азык-төлеккә эмбарго кертелгәннән соң күзәтү органының роле шактый арткан. Узган идарә тарафыннан 4 меңнән артык контроль-күзәтү чарасы башкарылган, алар барышында 1,6 мең закон бозу ачыкланган, административ хокук бозулар турында 1,2 мең беркетмә төзелгән, штраф санкцияләренең гомум күләме 8 млн сумнан арткан, бу узган елгы дәрәҗәдән 62 процентка күбрәк.

Былтыр идарә белгечләре ветеринария хезмәте белән берлектә республика территориясендә Африка дуңгыз чумасын кисәтү буенча зур эшләр башкарылган. 2016 елда хайваннар арасында котырыну, туберкулез һәм лейкоз кебек йогышлы авыруларны кисәтү эшләрен көчәйтергә кирәк, дип саный докладчы.

Сергей Данкверт һәм Влдаимир Боровой Татарстан күзәтү ведомстволары эшенә югары бәя бирде һәм әлеге органнарның хезмәткәрләре бер-берләре белән генә түгел, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән дә тыгыз хезмәттәшлек итә дип белдерде. Шул ук вакытта алар кадрлар потенциалына игътибар бирергә, ветеринар кадрларны әзерлек системасын яңадан карарга өндәде.

ТР Премьер-министры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Мәскәүдән килгәч белгечләргә Татарстан күзәтү органнары эшен анализлаган өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук тиздән Татарстан мөгезле эре терлек арасында туберкулездан, мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә лейкоздан арыначак, шулай ук хайваннар арасында котырыну авыруын киметәчәк дип вәгъдә итте.

Алга таба ул әйләнештән чыгарылган авыл хуҗалыгы җирләренә күчте. "Бездә ташландык сөрүлекләр булырга тиеш түгел. Җир - бездә булган иң кыйммәтле әйбер", - дип ассызыклады министр.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20