Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
19.06.2015

Марат Әхмәтов ТРның кайбер районнарында терлек азыгы әзерләү барышы белән танышты

Марат Әхмәтов ТРның кайбер районнарында терлек азыгы әзерләү барышы белән танышты  ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республиканың Саба, Кукмара һәм Мамадыш районнарында булып, терлек азыгы әзерләү барышы һәм чәчүлекләрнең торышы белән танышты, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

Аграр ведомство башлыгы Саба районында терлек азыгы әзерләү белән танышты, чәчүлекләр, сыер абзарларын төзекләндерү, авыл хуҗалыгы культураларына су сиптерүне оештыруны карады.

Марат Әхмәтов Саба районында "Лукоз Саба" ҖЧҖнең кәҗә сөте җитештерү комплексында булды. Ул республика өчен мондый проектларның әһәмиятен билгеләп үтте. Шулай ук анда авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Ул район хезмәтчәннәренә җитештерүдәге яхшы күрсәткечләр өчен рәхмәт белдерде, чәчүлекләр торышы һәм тулаем Саба районы агросәнәгать комплексы эшен югары бәяләде.

ТРның Кукмара районында министр бөртекле культуралар үсүче кырларны карады. Ул "Дружба" агрофирмасы территориясендә булды, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.

"Яңгырлар җитәрлек күләмдә яуды: арыш басуында кеше күмелә. Башка культураларның уңышы да мул булырга охшап тора. Агрофирмаларның оешканрак төстә эшли башлавы сизелә", - дип авыл хезмәткәрләренең эшен бәяләде ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.  М.Әхмәтов сөт җитештерүне арттыру буенча бурычын куйды: "Сез бер тәүлеккә савылган сөт күләмен 200 тоннага кадәр җиткерергә тиеш". Министр шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалыкларды терлек асрау өчен шартлар булдыру кирәклегенә дә басым ясады. Моның өчен стимуллаштыру чаралары кабул ителергә тиеш, дип саный М.Әхмәтов.

Мамадыш районында ТР вице-премьеры район активы белән очрашу барышында язгы кыр эшләре нәтиҗәләренә уңай бәя бирде. "Терлек азыгы әзерләү эше дә яхшы оештырылган. Бу көннәрдә Мамадыш хезмәтчәннәре күп еллык үләннәрнең беренче катын чабуны тәмамлар дип уйлыйм", - дип белдерде ул. Министр шулай ук ирешелгән уңышларда тукталып калмаска чакырды.

"Район авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре зур һәм нәтиҗәле эш башкара. Бу өмет яута һәм агымдагы елда мул уңышка исәп тотарга мөмкинлек бирә", - диде М.Әхмәтов.

Очрашу азагында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры район халкын авылларын үстерү буенча республика программаларында активрак катнашырга чакырды.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20