Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
09.06.2016

Марий Эл башкаласында балалар Сабан туе уздырылган

 Марий Эл Республикасы башкаласы Йошкар-Ола шәһәрендә балалар Сабан туе уздырылган. Бу хакта “Татар-информ” МАна әлеге республиканың татар мәдәните үзәге вәкиле Рамай Юлдаш хәбәр итте.

Чарада 500ләп бала катнашкан. Сабан туен Марий Эл Республикасы татар мәдәният үзәге, Йошкар-Ола шәһәренең мәдәният идарәсе, Марий Эл Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте оештырган.  

Аерым алганда, милли бәйрәм башта шәһәр күләмендә генә уздырылган, соңгы 2 елда - республика күләмендә. Сабан туенда татар, рус, мари һ.б. милләттән булган балалар катнашкан. Аларның күпчелеге – җәйге мәктәп лагерьларында ял итүчеләр.

“Сабан туеның төп максаты – балаларны татар мәдәнияте, милли уеннары белән таныштыру, аларда төрле милләт вәкилләренә карата хөрмәт тәрбияләү”, – дип билгеләп үтте Рамай Юлдаш.

Сабан туенда җырлы-биюле тамашалар уеннар белән үрелеп барган. Аркан тартышу, капчык киеп сикерү, кашыкка тавык йомыркасы куеп йөгерү, чүлмәк вату кебек уеннар оештырылган. Милли көрәштә төрле милләт балалары көч сынашкан. Сабан туенда хәтта ат чабышлары да булган: балалар уенчык атларга атланып чапкан.

Сабан туе кунаклары уеннарның һәркайсында зур кызыксыну белән катнашкан. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылган.

Рамай Юлдаш фотосы

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20