Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
10.05.2017

Машинаны яңа йөртә башлаучылар юлда үзләрен тәртиплерәк тота

Машина йөртү стажлары ике елдан ким булганнарның гаебе белән килеп чыккан юл-транспорт һәлакәте икенче ел рәттән кими бара. Ел башыннан Россиядә машина йөртү стажлары ике елдан кимрәк булганнарның гаебе белән килеп чыккан һәлакәтләр саны алдагы елның шушы чоры белән чагыштырганда 21,1 процентка ким. Бу хакта “Известия” хәбәр итә.

Быел өч ай эчендә машинаны яңа йөртә башлаучылар 1788 юл һәлакәтенә гаепчесе булган, анда 156 кеше үлгән (алдагы елның шушы чоры белән чагыштырганда 18,8 процентка ким) һәм 2588 кеше җәрәхәт алган (19,4 процентка азрак).

Экспертлар фикеренчә, тәҗрибәсез машина йөртүчеләр юлларда үзләрен ышанычлырак хис итсен өчен автомәктәпләрдә укыту сыйфатын яхшыртып кына калмыйча, юллар торышына да ныклы игътибар бирергә кирәк.

"Тулаем алганда, яшь автомобильчеләр тәртипле йөри башлады, дип сөйләгән "Известия”гә “Куркынычсыз хәрәкәт” эксперт үзәге генераль директоры урынбасары Александр Ревский. – Статистика шуны күрсәтә. 2016 елда илдә машина йөртү стажлары ике елдан ким булганнарның гаебе белән 11 960 һәлакәт булды, бу 2015 елгыдан 17,4 процентка кимрәк. Һәлакәтләрнең 2016 елда аз булуының тагын бер сәбәбе – машина йөртү таныклыклары алдагы елларга караганда узган ел шактый ким бирелгән".

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20