Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
03.02.2015

Медведев дәүләт ихтыяҗы өчен чит ил техникасын кертүне тыйды

Россия Премьер-министры  Дмитрий Медведев дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен чит илдә эшләнгән машиналарны кертүне тыю турында карар имзалады.

Бу карар чит илдән кертелгән товарларны Россия машина төзелеше продукциясе белән алмаштыруны арттыру өчен кертелгән.

"Бу кагыйдәләр дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товар белән тәэмин итү максатыннан, чит илләрдән кертелүче машина төзелеше продукциясенең аерым төрләрен тыюны раслый", - дип белдерде Медведев вице-премьерлар белән очрашуда.

"Сүз, иң беренче чиратта, төзелеш техникасы, файдалы казылмалар чыганакларын эшкәртүдә файдаланылучы техника, коммуналь техника, башка транспорт чаралары хакында бара", - дип аңлатып узды Аркадий Дворкович.

Аның сүзләренчә, чит илдән кертү тыелган һәр төр техниканың Россиядә эшләнгән тиңдәше бар.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20