Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
09.12.2015

Медведев Төркия һәм Мисыр курортларын ябуны россиялеләр куркынычсызлыгы мәсьәләсе дип аңлатты

Медведев Төркия һәм Мисыр курортларын ябуны россиялеләр куркынычсызлыгы мәсьәләсе дип аңлатты  Бүген Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев журналистларга интервьюда Мисыр һәм Төркия курортлары ябылуның бернинди яхшы ягы  да юк дип белдерде. 

"Әмма бу җитәкчеләр теләге түгел, бу безнең гажданнарның куркынычсызлык мәсьәләсе. Нәрсә булганы аермачык бит. Теракт. Өстәвенә, быел террорчылыкның ничек таралганын карап фикер йөртсәң, аның кабатлануы да мөмкин.  "Шуңа да без дуслар, партнерлар һәм анда ял итүчеләр өчен күңелсез карар кабул иттек", - диде Медведев.

Төркиягә килгәндә исә, ул моны санкция дип түгел, ә Россия дәүләтенең саклану реакциясе дип белдерде. Ул ассызыклаганча, элек Төркиянең үз-үзен тотышы чит дәүләткә туры һөҗүм буларак кабул ителеп, сугыш башланырга мөмкин булган.

"Хәзерге вәзгыятьтә  сугыш - иң начары һәм шуңа да Төркиянең гамәлләренә җавап бирмәскә карар иттек", - дип ассызыклады ул. 

"Әмма без аларның моның өчен җавап бирәчәген күрсәтергә тиеш һәм без гражданнарның куркынычсызлыгы өчен шундый карар кабул иттек", - дип дәвам итте Медведев. Әлеге гамәлләрдән баш тарту төркия хакимиятенең позициясенә һәм Россия кешеләре өчен нинди режим кертәчәкләренә бәйле булачак, дип өстәде.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20