Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
29.10.2015

"Медвешчак" – "Ак Барс": рәттән өченче җиңү бүләк иткән уен

Матчны боз хуҗалары туктаусыз һөҗүмнәр белән башласа да, беренче булып "Ак Барс" уңышка иреште. Алай гына да түгел, ике период дәвамында Зиннәтулла Билалетдинов шәкертләре үз капкаларын коры калдырып, үзләре исә 3 тапкыр уңышка ирешә алды.


Җиңү кесәдә кебек тоелса да, "Ак Барс"ка күз тиде: өченче периодта зур өстенлек күзгә күренеп кимеде. Исәп берара кунаклар файдасына 3:2 булганда, "Медвешчак" тагын да уңышка ирешер, исәпне тигезләр кебек иде. "Ак Барс"ны әлеге бәладән Владимир Ткачёв коткарды – исәпне 4:2 ясый алды. Азаккы минутларда боз хуҗаларының 1 алка гына кертергә көчләре калган иде инде.

"Медвешчак" (Загреб) – "Ак Барс" (Казан) – 3:4 (0:2, 0:1, 3:1). Голлар: 0:1 Глухов (Варнаков, 13:23), 0:2 Меллер (14:31), 0:3 Обухов (26:24), 1:3 Квапил (Мертл, Смоленяк, 41:39), 2:3 Коуса (Квапил, Брюле, 48:41, күплектә), 2:4 Ткачёв (Варнаков, Захарчук, 55:16), 3:4 Коуса (Смоленяк, 59:32).

Капкачылар: Тэйлор – Рюнняс.

30 октябрьдә "Ак Барс" кунакта "Слован" белән очраша.

("Intertat.ru")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20