Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
17.03.2016

Меңьеллык мәйданында казанлылар өчен Кырымны Россиягә кушуга багышланган концерт узачак

Меңьеллык мәйданында казанлылар өчен Кырымны Россиягә кушуга багышланган концерт узачакИртәгә, 18 мартта 17.00 сәгатьтә Үзәк стадион янында Меңьеллык мәйданында Кырымны һәм Севастопольне Россия составына кертүгә багышланган митинг-концерт узачак, дип хәбәр иттеләр Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында.

Искәртеп үтик, 2014 елның 16 мартында Кырымны Россиягә кушу турындагы референдум үткәрелде.
Татарстан уртак икътисади, социаль һәм мәдәни проектларны чынга ашыруда актив катнаша һәм ярымутрауның ныклы үсешенә, гасырлар буена килгән элемтәләрне торгызуга үз өлешен кертә.
Митинг-концертта иҗтимагый патриот оешмалар һәм сәяси партияләр үз позицияләрен белдерергә ниятли.
Татарстан башкаласында яшәүчеләр һәм кунаклар “Мы вместе” – “Без бергә” митинг-концерты чакырыла, анда республиканың әйдәп баручы коллективлары һәм башкаручылары катнашачак, дип белдерелә хәбәрдә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20