Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
08.09.2016

Менделеевск районында Тойгуҗаны удмурт авылы Байтирәк белән тоташтырган юл ачылды

Бүген Татарстан һәм Удмуртия чигендәге яңа юлга керү урынына кеше күп җыелды. Тойгуҗалылар, байтирәклеләр, төзүчеләр, журналистлар, артистлар, җитәкчеләр – барысы да аның рәсми рәвештә ачылуын көттеләр.

“Төзекләндерелгән участок бар авыл халкы өчен көтеп алынган вакыйга булачак, – ди җирле фермер Рудик Хәбибрахманов. – Чөнки бу удмурт авылында әллә ничә буын укыды, ә анда безгә җәяү барырга туры килде. Юл чишелеше проблеманы хәл ителә. Үземнең ике кызым укучы хәзер, өченчесе үсә. Мин алар өчен шат, чөнки уңайлы һәм куркынычсыз шартларда Байтирәккә бара алачаклар”.

Юл чишелеше озынлыгы өч чакрымнан артык, юл эшләренә 18 миллионнан артык акча сарыф ителде. Ремонт һәм төзекләндерү "Татнефтедор" предприятиесе көче белән гамәлгә ашырылды.

Һәр елны Тойгуҗа балаларын укырга йөртү мәсьәләсе кискен торды. Алар мәктәпкә турыдан җәяү йөрделәр. Ә соңгы елларда, ике республиканы тоташтырган күпердә укучыларны мәктәп автобусы көтте. Яңа юл участогын файдаланышка тапшыру белән транспорт малайлар һәм кызларны авылдан алып китәчәк.

Мәктәп маршрутын Удмуртиянең дәүләт автоинспекциясе тикшергән, безнең автобус җиде баланы йөртәчәк, – дип сөйли Байтирәк мәктәбе директоры Сергей Шушпанов.

Тантанада Менделеевск һәм Алнаш районнары башлыклары Валерий Чершинцев һәм Виктор Бобров катнашты.

“Без төзедек, төзедек һәм, ниһаять, башлаган эшне төгәлләдек. Бу юл Тойгуҗа өчен күптән кирәк иде һәм аның җирле халык өчен никадәр мөһим булуын аңлыйбыз”, – дип билгеләде сәламләү чыгышында Валерий Сергеевич.

Тойгуҗалыларны тагын бер сюрприз шатландырды. Район башлыгы сүзләренчә, җирлек территориясендә ел ахырына кадәр яңа балалар мәйданчыгы барлыкка киләчәк.

 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20